Логотип Магариф уку
Цитата:

«...ике бармак кебек янәшә...»

Регина мәктәптән кайтуга портфелен бер читкә алып куйды да, «Әнием, мин кайттым», – дип, Дамирә апаны кочып алды. Әнисе, җавап итеп, акрын гына кызын күкрәгенә кысты. Ана белән бала арасында шундый җы...

Регина мәктәптән кайтуга портфелен бер читкә алып куйды да, «Әнием, мин кайттым», – дип, Дамирә апаны кочып алды. Әнисе, җавап итеп, акрын гына кызын күкрәгенә кысты. Ана белән бала арасында шундый җылылыкны күреп, күзләремә яшьләр килде. Берәүләр үзләре дөньяга тудырган бәгырь җимешләрен ике дә уйламыйча аяусыз язмыш кочагына ташлаганда, Дамирә апа кебек киң күңелле затларның кыерсытылган сабыйларга гаиләле матур тормышта яшәү бәхете бирүе күңелдә соклану уятты.


Фотолар гаилә архивыннын Фотолар гаилә архивыннын

Бер күрүдән – мәхәббәт


Дамирә апа – Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә кооператив училищесында укып, күрше Югары Тегермәнлек кибетенә сатучы булып эшкә кайта. Шул авыл егете Мөдәррис белән очрашып йөргәннән соң, ун балалы ишле гаиләгә килен булып төшә. Соңрак яшь пар Түбән Тегермәнлек авылына йорт салып чыга. Гаилә баһадир кебек ике малай үстерә.


Моннан унөч ел элек Югары Тегермәнлек авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Акчарлак» приюты ачылгач, Дамирә апа шунда тәрбияче булып эшкә урнаша. Тормыш юлын сәүдә эшеннән башлаган ханымның балаларга мәхәббәте шундый көчле булып чыга, ул гомеренең алдагы елларындагы хезмәтен тулысынча ятимнәр белән бәйләргә карар кыла. Һөнәре таләп иткәч, аптырап тормый, читтән торып Казан педагогия көллиятен тәмамлый. Менә шул чорда язмыш аны нәни Марат белән очраштыра да инде.


– Кызлар кебек алсу йөзле, тыныч холыклы, ул матур малайны мин беренче күрүдән  ошаттым. Үзе дә гел янымда бөтерелә иде, – дип сөйли Дамира апа, күңелендә чит балага мәхәббәт бөреләнгән тәүге мизгелне исенә төшереп. – Приютта яшәү вакыты чыккач, малайны балалар йортына җибәрергә карар кылдылар. Шул чакны йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Бөтен кыюлыгымны җыеп, Мөдәррискә сүз каттым. Үзе дә бала җанлы ирем каршы килмәде. Улларыбыз киткәннән соң бушап калган йортыбызга ямь өстәп, әтисенең төп терәгенә, минем сөнечемә әйләнде Марат.


Шәһәр баласы булуга карамастан, Марат кечкенәдән кул астына керә башлый. Әтисенә умарталар карарга, бакчада эшләргә булыша. Аңа бигрәк тә куяннар белән мәш килү ошый. Хезмәт сөючән бу гаиләдә малай бөтен эшкә өйрәнеп үсә. «Чисталык дигәндә, Маратыбыз кызлардан уңганрак, – дип, улын мактап туя алмый ана. – Өйдә дә, ишек алдында да тәртип булганны, пөхтәлекне ярата ул. – Дамира апа шулай ди дә ямансулавын яшереп тормыйча, күкрәген тутырып тирән сулыш алып куя. – Бер җирдә дә тузан тотмый иде, өйне дә ялт иттереп җыештыра, кирәк чакта идәннәрне дә юа иде...


Мондый көрсенүнең сәбәбе бар икән шул. Унбер сыйныфны тәмамлаганнан соң, Марат Алабуга педагогия университетына укырга кергән. Беренче елларда егет Дамира апаның бертуган сеңлесе Гөлшатларда яши. Аягына ныклап бассын, шәһәр тормышына күнегә төшсен, дип шулай хәл итәләр. Ә Марат озаклап кеше җилкәсендә яши тоган зат булып чыкмый. Уку белән беррәттән эшләп, үзе җыйган акчага машина сатып ала. «Транспорты булгач,  ял саен яныбызга кайтып йөри. Җәйге каникулын да авылда үткәрде. Һәр кайтуын сагынып көтеп алам, ди Дамирә апа, үксез сабыйдан эшчән, мәрхәмәтле, мәгънәле азамат ир үстерә алуларын шатлануын яшереп тормыйча. Бу минутларда аның күзләрендә очкыннар җемелдәвен, сүзләрендә әниләргә генә хас мәхәббәт, горурлану хисләре саркып торганын күреп мин дә бер мизгелгә тынып калам. Нинди зур бу ананың йөрәге! .


Кызлы ана – бәхетле ана


Ислам динендә ятим бала тәрбияләү мәртәбә санала. Ул иң изге гамәлләрнең берсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдис-шәрифләренең берсендә: «Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр», – дигән. Изге Китапта сүз ятим балага бер тапкыр ризык бирү, өстенә кием алып кидерү турында бармый бит. Ятимне үз балаң кебек күреп, тәрбияләп, укытып, һөнәр биреп кеше итү күздә тотыла анда. Дамирә апа белән Мөдәррис абый үксезгә җылы кулларын сузганда аны нәкъ менә югарыдан юралган гамәл дип кабул итәләр. Шуңа күрә аларның йортында, «олы» Мараттан тыш кече Маратка да урын табыла. Апалы-энеле 10 яшьлек Регина белән 7 яшьлек Маратны бер күрүдән яратып, «кызым», «улым» дип дәшә башлыйлар Хәлиуллиннар гаиләсендә.


– Бу балаларның тәүге тапкыр безнең йорт бусагасын атлап керүе, беренче тапкыр «әти-әни» дип дәшүе, Марат белән елый-елый укырга өйрәнүебез – барысы да  бүген генә булгандай, хәтеремә уелган. Әле дә ярый алар бар, –дип Дамира апа моңсу гына елмаеп, шөкранә итеп ала да күзләре тагын дымланып китә. – Тик менә бер ел була инде – яныбызда әтиебез юк...


Моннан бер ел элек Мөдәрис абый хатынын да, балаларын да ятим итеп, бакыйлыкка күчкән. Бу олы йөрәкле апаны юатырлык нинди генә сүзләр табыйм икән дип уйлап торганда ул тагын дәвам итә:


– Аның юклыгына әле хәзер дә күңел ышанмый. Чи тире янмый дисәләр дә, ул калдырган бушлыкны беркем тулыландыра алмый. Регинам белән Маратым – янымдагы күңел юанычларым. Балалар әтиләрен юксына, еш кына: «Әти болай дип әйтә иде», «Әти моны эшләмәскә куша иде», – дип искә алалар.


Кече Марат Мөдәрис абыйны аеруча сагына икән. «Их, әти белән бергә машина төзәтә идек», – дип куйды ул мин барында да. Әтиләре исән вакытта балаларны эшкә өйрәткән. Малайлар ир-ат эшен аның янында үзләштерсәләр, Дамира апа Регинага хатын-кыз белергә тиешле һөнәрләрне биргән. Өй җыештыру, аш-су пешерү генә түгел, кул эшләренә дә оста икән аның кызы. Регина бәйләгән йон оекбашлар, бияләйләр, киез башмакларны күрсәтеп, Дамира апа чын йөрәктән Регинаның уңышлары белән мактанып та алды хәтта. Аннан: «Кызлы ана – бәхетле ана шул», – дип, сүзебезне йомгаклап куйды. DSC_0496


Ананың җылы кочагы


Хатын-кыздагы ана инстинктының көче аңлашыла безгә. Ә менә балаларның чит апаны үз әнкәсе кебек кабул итүен күз алдына китерү кыенрак. Регина миңа, үз ата-анам кочагында үсеп, әле һаман да алар куеныннан чыгарга атлыгып тормаган кызга, бу халәтне җиңел генә төшендерде дә куйды.


– Мин бик куркак җан, апа, – диде ул. – Без приюттагы бүлмәбездә биш кыз яши идек. Иң шикчеле – мин. Һәр кыштырдаган тавышка сискәнеп, юрган астыннан башымны чыгарырга куркып уздырган төннәрем аз булмады. Берьюлы шулай кыштырдау тавышын ишетеп, елап җибәргәнмен. Шул мәлдә әнием (Дамирә апаны әйтә - С.М.) йөгереп керде дә кочагына алды. Бу төнне ул янымнан китмәде. Шушы мизгелдән башлап, мин үземне аның җылы, ышанычлы канаты астында итеп тоям. Безнең әнидән дә яхшырак әни юктыр бу дөньяда!


Апасының сүзенә Марат та кушыла:


– Приютта балалар күп булса да, тәмле ашатсалар да, миңа бик күңелсез иде. Ә өйгә кайткач, шундый рәхәт!


Рәхәттер шул! Хәлиуллиннар йортында бөтен уңайлыклар да бар: су кергән, өй җылы, дәрес әзерләү өстәлендә интернетка тоташтырылган компьютер тора. Һәр баланың аерым бүлмәсе. Ләкин өйдәге рәхәтлек турында сөйләгәндә Регина да, Марат та башканы күздә тота. Гаиләдәге җылылык, ярату, үзара хөрмәт бәхетле итә аларны!



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин горурланам туганым белән.Исәнлек-саулык, шул балаларның игелеген шәфкатен күрергә насыйп булсын Автор: фәнис

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ