Логотип Магариф уку
Цитата:

Ике мәктәп һәм ике укытучы Р. Фәхретдин һәм К. Насыйри исемендәге премияләргә лаек булды

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Туган тел форумында татар мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән мәктәпләрне һәм татар теле укытучыларын бүләкләделәр. Татарстан мәгариф һәм фән министры Р...

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Туган тел форумында татар мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән мәктәпләрне һәм татар теле укытучыларын бүләкләделәр. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов зур сәхнәдән Ризаэтдин Фәхретдин һәм Каюм Насыйри исемендәге премия ияләрен атады. 


Дәүләт бүләге җиңүчеләре белем учаклары һәм тәрбияче, укытучылар арасында билгеләнде. Нәтиҗәдә, Каюм Насыйри ис. премиягә Лаеш районы Пәрәү урта мәктәбе һәм Казанның Совет районындагы 415 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Кафия Закирова лаек булды.IMG_0316IMG_0322


Ризаэтдин Фәхретдин ис. премия быел Казанның Яңа Савин районында урнашкан 113 нче татар-рус мәктәбенә тапшырылды. Укытучылар арасында мәртәбәле премиягә Казанның 96 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Тарһанова лаелы булып танылды.
IMG_0324


Искщртеп үтик, премияләр республиканың алдынгы педагогларына, мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә, яшь буынны укытуда, тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә һәм милли мәгарифтә ирешкән казанышлары өчен бирелә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ