Логотип Магариф уку
Цитата:

Илфак Шиһаповның әллә рәхәткә, әллә михнәткә юл башы

Әлеге язманың авторы — Илфак Шиһапов белән Лениногорск шәһәренең «Заман сулышы» газетасында бергә эшләгән хезмәттәше Раушания Хөснетдинова. Хәзер ул безнең журналның җаваплы сәркатибе. *** Илфак Шиһап...

Әлеге язманың авторы — Илфак Шиһапов белән Лениногорск шәһәренең «Заман сулышы» газетасында бергә эшләгән хезмәттәше Раушания Хөснетдинова. Хәзер ул безнең журналның җаваплы сәркатибе. 


***


Илфак Шиһаповның социаль челтәрдәге битендәге фотосы Илфак Шиһаповның социаль челтәрдәге битендәге фотосы

Илфак вафат. Бу сүзләр тетрәндерде. Соңгы 20 елда аның турында өзек-өзек, ләкин һәрвакыт шаккаттыргыч хәбәрләр генә ишетеп торырга туры килде. Илфак Казан гәҗитләрендә басыла башлаган... Илфакны “Татарстан яшьләре”нә эшкә алганнар... Илфак аерылган... Илфак өйләнгән... Илфак продюссер... Илфак тагын аерылган... Илфак ябыккан... Илфак Шиһапов юк.


Нигә боларны язаммы? Аның үлеме турында хәбәр таралгач та, кешеләр аны беләләрме-юкмы нинди генә сүзләр язып чыкмадылар. Мин дә аны яхшы гына түгел, гомумән беләм дип әйтә алмыйм. Илфак редакциядә, гәҗит эшендә беренче адымнарын Лениногорск шәһәренең “Заман сулышы”нда минем белән бер өстәл артында башлады. Шул гына...


Ул вакытта әле күпкә ябыграк, күпкә яшьрәк иде. Хәрефләрне сәйлән белән чигү чиккән кебек, тезеп, кәгазь битенә ашыкмыйча гына төшереп утыруы күз алдында. Бу егерме беренче гасыр башы, редакцияләргә беренче компьютерлар керә генә башлаган вакыт.


Нәкъ шул елларда республикада Илфак Шиһапов дигән феномен колач җәя башлады. Аның “Татарстан яшьләре”ндә бер негрның татар авылындагы маҗаралары турында язган әсәре, халык беренче күргән “Изаура” сериалыннан да популяр иде. Иске Иштирәктә туып-үскән, бернинди махсус белеме булмаган, 30 яшенә  кадәр беркайда да басылмаса да татар журналистикасына каяндыр өр-яңа юнәлеш, агым өстерәп кергән Шиһапов феномены турында шул вакытта ук танылган язучылар, шагыйрьләр белән бик күп бәхәсләр куерттык. Феномен дип, күпертеп әйтүем түгел. Илфак язмасы чыккан һәр санны хәтта киосклардан себереп алып бетерәләр иде. “Татарстан яшьләре”нең ул елларда тираж буенча 70 - 80 меңлек чикне узып китүендә әлеге татар авылындагы негрның роле бик зур булды, әлбәттә. Авылга кайтканда да, аның белән бергә эшләвебезне белеп алган күршеләр, нинди ул Илфак, кыяфәте, үзе, күзе, аның чираттагы  язган шедеврының ахыры ничек төгәлләнәчәк дип аптыратып бетерәләр иде. Хәтерлим, мин аларның күңеленә май булып ятарлык бер сүз дә сөйли алмадым. Чөнки минем алда башын өстәлгә салып, ярты көнен йоклап уздырган, ул вакытта ук инде хәмер белән бик дус булып, махмыр исе аңкып торган Илфак турында, аны күкләргә күтәргән халыкка нәрсә сөйлисең?!


Илфак шәхсән үзе йолдыз булып атылуына ничек карый иде соң? Шунысын әйтергә кирәк: Илфак кеше буларак гаҗәеп ягымлы, мөләем иде. Беркайчан, беркемгә тавыш күтәрмәс, ачулансалар да, сүксәләр дә елмаеп кына торыр. Ачулану дигәннән, эчкән өчен, бүлмәне бернинди хушбуй исе дә җиңәлмәслек махмыр исе белән тутырган өчен гел әрләп тора идем үзен. Ә ул елмая да: “Раушания апа, сүкмә инде, өйдә хатын бар бит сүгәргә”, - дип, җыр көйләгән кебек әкрен генә әйтеп куя иде. Салгаларга яратса да, Тимәштә менә дигән өй җиткезеп, хатыны белән ипләп кенә ике бала үстереп яталар иде. Менә шул көйләнгән, тыныч тормышта көн күреп ятканда көтмәгәндә дан, шөһрәт дигән  әллә рәхәт, әллә михнәт ишелеп төште Илфакның башына. Хәер, аның моңа әллә ни исе дә китмәде бугай. Үзе тудырган әсәрләрнең сюжет сөрелешен әллә төшендә, әллә махмыр өнендә күреп, Казанга редакциягә эшкә киткәнен сизми дә калды. Кем тәкъдиме белән булгандыр, гаилә дә таркалды. Хатын белән аерылдым дип, Илфак балаларын ташламады.


Матур, эссе, җәйге бер көн. Лениногорск урамыннан барам, каршыга Илфак килә. (Бу вакытта инде ул республикага танылган Илфак Шиһапов иде.) Япь-яшь, матур бер кыз кәҗә бәтие кебек сикергәләп, аның алдына да, артына да төшә. Күптән түгел генә Лениногорск музыка көллиятен тәмамлаган, әле беркем дә белмәгән Илсөя иде ул. Илфак белән эш, яшәеш турында бер-ике сүз алышканда, Илсөя аның артында оялып кына басып торган иде. Шул вакытларда Илфак-Илсөя иҗат һәм гаилә тандемы ярала башлаган булган икән.


Илфакның Казан тормышы миңа гәҗит-журналларда басылган язмалары, җырлары, биргән интервьюлары, аның турында басылган басмалар аша гына билгеле. Махсус аның тормышы, иҗаты белән кызыксынып бармасам да, аны шәхсән белгәнгә, кайчандыр бер эш өстәле бүлгәнгә, куанычлы яңалыкка куанып, көенечлесенә көенеп куя идем.


Илфакта укучыларга, тамашачыларга, аудиториягә нинди әсәр, нинди җыр, нинди шигырь кирәклеген сизү, тоемлау сәләте булып, ул аны булдыра алганча куллана белде. Илсөя башкарган җырларны тыңлаган, Илфакны якыннан белүче танылган шагыйрьләр: “Юк, бу - Илфакның тексты түгел, беркайда махсус укымаган, дөнья күрмәгән кеше болай яза алмый диделәр. Чыннан да, җыр текстларында яңгыраган бунтарьлык, яңалык эзләү, сәяси каршылык Илфакның характерында, үз-үзен тотышында бөтенләй юк иде бугай. Әле ул халыкка таныла башлаган гына елларда, аның әсәрләрен бөтен кеше егылып, кул чабып укыды дию дөрес түгел. Укытучылар, башка иҗади интеллегенция вәкилләре дә, аның әсәрләрен тәнкыйтьләп язмалар бастырдылар. Аларга карата бик кискен, вакыт-вакыт рәнҗетеп язылган җавап мәкаләләрен укып, аптырап кала идек. Илфак яза микән боларны дип...


Әлбәттә, Илфак Шиһапов турында әле белгечләр, галимнәр тәфсилләп язарлар. Ул нәкъ үз заманында туган, нәкъ бу заман өчен тәңгәл килә торган иҗади идеяләр генераторы иде. Ул бит әле авыллар, районнар тарихын өйрәнеп, күп кенә китаплар чыгарган автор. Күренекле язучы Җәмит абый Рәхимов архивы белән дә эшләгән кеше.


Ә әлеге язма Илфак Шиһаповның тормыш китабы битләрен барлаганда кечкенә генә ачкыч булып, аның рухына дога булып барсын.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ