Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң шәп экипировка – Татарстанда

14-22 октябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә ХIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале үтте. Анда Татарстаннан 500 чамасы кеше катнашты. Республикабыз әлеге фестивальдә фән, мәдәният, спорт, технологи...

14-22 октябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә ХIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале үтте. Анда Татарстаннан 500 чамасы кеше катнашты. Республикабыз әлеге фестивальдә фән, мәдәният, спорт, технология һ.б. өлкәләргә караган мәйданчыкларын тәкъдим итте.


WhatsApp Image 2017-11-01 at 13.22.46


Безнең спортчыларыбыз күпчелек ярышларда призлы урыннар алды:


- футбол буенча 1 нче урынны “Рубин” җыелма командасы яулады, ә Артур Фәтхиев халыкара җыелма командасы капитаны итеп билгеләнде;


- 5х5, 4х4, 2х2 баскетбол турнирында Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе командасы 1, 2, 3 нче  урыннарга лаек булды;


- 2017 метрга йөгерү буенча Айдар Сагетдинов 1 нче урын алды;


- Park дисциплинасында ВМХ буенча  ярышларда Ирек Ризаев


3 нче урынны яулады.


Фестивальдә төрле өлкәләргә кагылышлы бик күп фикер алышу мәйданчыклары һәм форсайт-сессияләр булдырылган.


РФ Президенты В.В.Путин белән рәсми очрашуда катнашу бәхете КФУ студенты Кристина Николаевага да елмайган. Мондый мөмкинлек бик азларга гына бирелгән.


Татарстан Республикасыннан фестивальдә 180 кеше 15 юнәлештә волонтер булып эшләгән. Аларның хезмәте юнәлеш җитәкчеләре һәм чара кунаклары тарафыннан да бик югары бәяләнгән.


“Фестивальдә Татарстан үзен бары тик уңай яктан гына тәкъдим итте. Республикабыздан әлеге чарада бик күп кеше катнашты. Делегатларыбыз тарафыннан республикабызга, ГТО нормаларына һәм 2019 елда Казанда үтәчәк WorldSkills чемпионатына багышланган өч мәйданчык оештырылган иде. Татарстан делегатлары үзләренең ачык төстәге, ак барс төшерелгән экипировкалары белән дә башкалардан аерылып торды. Һәм, иң мөһиме, татарстанлылар бик актив булды,” – дип белдерде  Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ