Логотип Магариф уку
Цитата:

Интернет йокының сыйфатына ничек тәэсир итә?

Йокы  сәламәтлекнең нигезе булуын һәркем белә. Әмма барыбыз да аңа тиешле дәрәҗәдә игътибар бирәбезме икән? Йокының җитәрлек һәм сәламәт булмавына китерә торган бик күп факторлар бар. Мәсәлән, Ит...

Йокы  сәламәтлекнең нигезе булуын һәркем белә. Әмма барыбыз да аңа тиешле дәрәҗәдә игътибар бирәбезме икән? Йокының җитәрлек һәм сәламәт булмавына китерә торган бик күп факторлар бар. Мәсәлән, Италия галимнәре Интернетның кеше йокысына тискәре йогынтысын ачыклаган. Алар 5500 кеше катнашындагы German Time Use Survey сораштыруы материалларын анализлаган. Сораштыруда катнашучылар өч көн дәвамында 10 минутлык интервал белән үзләренең башкарган гамәлләрен язып барырга тиеш булган. Анализ нәтиҗәсендә, югары тизлектәге Интернетны актив кулланучыларның башкаларга караганда 25-60 минутка азрак йоклаулары ачыкланган. Бу бигрәк тә 18 яшьтән 30 яшькәчә кешеләрдә күзәтелгән.


Интернетта утыру кешенең йокы вакытын гына киметеп калмый, шулай ук аның сыйфатына да йогынты ясый икән. Виртуаль киңлекләрдә еш сәяхәт итәргә яратучылар төннәрен бик еш уянып, аннары йокыга китә алмый интегүләрдән зарланганнар. Кайберләре, бик яшь булсалар да, хроник йокысызлыктан интегә икән. Шуңа да карамастан  Интернет сөючеләр йоклар алдыннан гаджетларда утырып алу гадәтен ташлавы кыен булуын билгеләп үткән.


Әйе, күпләр социаль челтәрләрдә яңалыклар белән танышмыйча, Инстаграмдагы фотоларны карап чыкмыйча, тынычлап йокыга да китә алмый. Бу үзенә күрә бер йокы алды йоласына әверелде дисәң дә була. Ә бәлки бу гадәтне сәламәт йокы өчен файдалы башка гамәлләр белән алыштырыргадыр? Менә аларның кайберләре:



  1. Китап уку. Йокы алдыннан 10 минут кына булса да китап укуны гадәткә кертсәгез, сезнең организмыгыз моңа ияләнәчәк һәм кичен китап укырга утыру белән, автоматик рәвештә тынычланып, йокыга «әзерләнәчәк».

  2. Көндәлек алып барыгыз. Күпләр, йокларга яткач, узган көнне анализлый башлый. Ә бу исә тынычлап йокыга китәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә йокы алдыннан узган көннең вакыйгаларын көндәлеккә язарга кирәк. Ә иң яхшысы – анда сезне бүген сөендергән, бәхетле иткән вакыйгаларны гына язу. Аларны искә төшереп көндәлеккә теркәгәндә, сезнең күңелегезне бары тик позитив хисләр генә биләп алачак. Ә бу исә үз чиратында күңелсезлекләрне онытып, татлы йокыга чумарга ярдәм итәчәк.

  3. Җылы душка яки ваннага керегез. Бу гәүдә мускулларының киеренкелеген бетерергә булышачак.

  4. Музыка тыңлагыз. Нинди стильдә булуына карап, музыка тынычланырга һәм баш миен ял иттерергә сәләтле. Шуңа күрә йокы алдыннан тыныч, талгын музыка тыңлап алу йоласын булдыра аласыз. Тикшеренүләргә караганда, музыка йокысызлыктан интегүчеләргә дә ярдәм итә икән.

  5. «Визуализация» белән шөгыльләнеп алыгыз. Ягъни күзләрегезне йомып, үзегезне бик матур, рәхәт урында (диңгез яр буенда, гүзәл табигать кочагында һ.б.) дип күз алдына китерегез. Шулай ук хыялларыгызны үз башыгызда гына булса да чынга ашырып карагыз. «Визуализация» вакытында туган позитив хисләр организмны тынычландыра. Димәк, йокыга китү дә кыен булмаячак .


Югарыдагы киңәшләрдән файдалансагыз, йокыгыз да туяр, алдагы көнегез дә күтәренке рухта үтәр.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзерге кеше гел интернетта гына утыра, мина кажется кешелэр инде кунегеп бара андый хикмэткэ)) Автор: Алмаз Файзуллин

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ