Логотип Магариф уку
Цитата:

Җаббаровлар дәүләте

Бүген «Гаилә һәм мәктәп» журналы  Буа районы Адав-Толымбай авылында Җаббаровлар гаиләсендә кунакта. Гаилә башлыгы Фирдүс Вәясил улы авылда мәктәп директоры, география фәнен укыта. Хатыны Әлфия Ринат к...

Бүген «Гаилә һәм мәктәп» журналы  Буа районы Адав-Толымбай авылында Җаббаровлар гаиләсендә кунакта. Гаилә башлыгы Фирдүс Вәясил улы авылда мәктәп директоры, география фәнен укыта. Хатыны Әлфия Ринат кызы шулай ук укытучы, музыка, рәсем, хезмәт дәресләрен алып бара. Бүгенге көндә алар өч кыз үстерә. Бер урында тик кенә бер минут та утырып тормыйлар, хезмәткә, спортка, укытучы һөнәренә зур мәхәббәт белән яшиләр.


IMG_9083


 “Безнең авылда укытучы иң дәрәҗәле һөнәр”


Авылга иң беренче Толымбай исемле татар һәм Адав исемле чуаш кешесе килеп төпләнә. Шушы ике кеше исеменә нигезләнеп, авыл да Адав Толымбай. Авыл бүген дә күпмилләтле -  татары да, чуашы да, удмурты да бергә яши. Үткән елны гына юллы булалар, авыл чиста, халкы тырыш, зур-зур йортлар урамнарын бизәп тора. Гомәр Толымбай, Равил Рахмани, Раил Садриев, Рафаэль Латыйпов, Шәрәф Әхмәдулла, шулай ук унбер спорт мастеры биргән авыл бу. Эчкән суы, сулаган һавасы шифалыдырмы, Толымбай авылы мәктәбе алдынгылар рәтендә, хәтта БДИ күрсәткечләре буенча район күләмендә беренче урында, ә спорт буенча икенче урында икән. Укытучылар гаиләсенә килгәч, сөйләшүебез дә мәктәп, уку-укыту мәсьәләсеннән башланды.


«Укытучы һөнәре бүгенге көндә үз дәрәҗәсен югалтып килә дип еш ишетергә туры килә, ләкин мин үзебезнең авыл мисалында киресен әйтер идем, - дип сүз башлады гаилә башлыгы Фирдүс. -  Безнең авылда укытучыга хөрмәт зур, мәктәптә укытучылар җитә, мохтаҗлык сизмибез. Шулай да соңгы елларда әле генә университет тәмамлаган яшь укытучыларның нәкъ менә безнең авылга кайтканы юк, шулай да укытучы һөнәрен сайлаган укучыларыбыз күп, алар авыл мәктәбенә кайтабыз дигән теләк тә белдерәләр. Безгә алмаш бар.»


Фирдүс шушы авылда туып-үскән егет, Әлфия Чүпрәле районының Түбән Чәкә авылы кызы. 1993 елны икесе дә Казанга пединститутка укырга кереп, бер факультетта укыйлар. Шунда бер-берсен ошатып, очрашып йөри башлыйлар. Укуны тәмамлагач, өйләнешеп, Буа районына Адав-Толымбай авылына әти-әни нигезенә кайтып балалар укыта башлыйлар.


Аларның укытучы һөнәрен сайлаулары очраклы түгел. Фирдүснең әтисе - укытучы, мәктәп директоры булып эшли, әнисе Сәйдә укытучы булмаса да, һәрчак иренә терәк, зур таяныч, башлангычларны хуплаучы. Әтисенә карап, Фирдүс тә, туганнары да укытучы һөнәрен сайлый. Әлфиягә исә мәктәптә укыганда сыйныф җитәкчесе Айсылу апасының йогынтысы көчле була, остазының эшен төгәл яратып башкаруына соклана, шунлыктан бу һөнәрне дә үз итеп сайлый. Әлфиянең әтисе (мәрхүм) колхозда баш икътисадчы, әнисе почта мөдире – белемле кешеләр. Гаиләдә алар дүрт бала, барысы да укытучылар.


IMG_9085


Күп балалы гаилә


Күп балалы гаиләдә сүз әкренләп балаларга күчә. Җаббаровлар гаиләсендә алар өчәү – 18 яшьлек Нәфисә, 12 яшьлек Вәсилә һәм дүрт яшьлек Назгөл. “Без икебез дә күп балалы гаиләдә тәрбияләндек, шуңа безнең өч кызыбыз булу табигый. Кечкенә кызыбызга 4 кенә яшь, беренчеләрен үстергәндә аңлап та җиткермәгәнбез, тәҗрибәбез дә  булмаган. Төпчегебез Назгөл  исә безнең өчен бөтенләй башка - тәмен белеп үстерәбез”, - ди гаилә башлыгы. – “Гаилә – баланың төп тәрбиячесе. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип безнең халык юкка гына әйтмидер, - дип сүзгә кушыла Әлфия. – Бала  гаиләдәге мөнәсәбәтләрне алга таба үз гаиләсендә чагылдырачак”. – “Һәр гаиләдә бала ата-ана хакын хаклап, милләтне, туган телне яратып, буыннар бәйләнешен тоеп үсәргә тиеш”, - дип сүзен дәвам итте әти кеше. “Буыннар бәйләнеше дигәннән, без гомер буе Фирдүсләрнең төп нигезендә яшәдек. Бүгенге көндә әти мәрхүм, әни безнең белән. Каенана белән торуны хәзер күпчелек яшь киленнәр авырлыкка саный. Мин моның белән килешмим, әни һәрчак киңәшче булды, бервакытта да авыр сүз әйтеп кыерсытмады. Ашау-эчүне бергә әзерләдек. Әни гомере буе Буада азык-төлек комбинатында эшләгәч, аш-су пешерү серләрен аннан күп өйрәндем”, - ди.


Без сөйләшкән арада Сәйдә әби белән зур кызлары Нәфисә аш бүлмәсендә тәмле исләр чыгарып, өстәл әзерләп тә куйганнар. Нәфисә чын татар кызлары кебек оялчан, сүзгә артык кушылырга ашыкмый. Шулай да кызның эчке ныклыгы, булганлыгы сизелеп тора. Ул быел мәктәпне тәмамлап, Ульян шәһәренең педагогик институына керергә планлаштыра. “Укытучылар гаиләсендә башка һөнәрне сайлау мөмкин дә түгел, ләкин әти дә, әни дә өндәмәде, үземә сайлау иреге калдырдылар. Киләчәктә мин үземне башлангыч сыйныф укытучысы итеп күрәм”, - ди ул. “Зур кызыбыз быел БДИ тапшыра, - ди гаилә башлыгы. – Минем фикеремчә, БДИны теләгән кеше генә бирергә тиеш. Шулай булганда мондый формада имтиханга караш та үзгәрәчәк”. Без килгәндә уртанчы кызлары Вәсилә Буа шәһәренең 5нче гимназиясендә «Экология конференциясе»ндә чыгыш ясарга киткән иде. Сөйләшә торгач, ул да кайтып керде. Вәсилә – шаян, бер урында гына утырып торырга яратмый. Мәктәптә гел 5легә генә укый. Гомумән, бу гаиләдә башка билгегә укырга мөмкин дә түгел кебек.  Кечкенәләре Назгөл исә апаларына охшарга тырыша, алардан күреп үсә.


Үрнәк гаилә бар яктан да килгән була ул дип нәкъ менә шушы гаилә турында әйтәсе килә. Җаббаровлар гаиләсе спорт белән дә дус.  Кышын күмәкләшеп чаңгыда шуалар, ел дәвамында атнасына өчәр мәртәбә Буага бассейнга йөриләр. Әти-әни үрнәгендә кызларында да спортка мәхәббәт уяна, Нәфисә йөзү һәм баскетбол, Вәсилә чаңгы һәм йөзү белән шөгыльләнә. Укытучылар спартакиадасында Фирдүс башка мәктәп директорлары белән волейбол ярышында, ә Әлфия чаңгы ярышында ел да катнаша. Җәйләрен исә Карлы елгасында, Алманай, Кондыз күлләрендә балык тотарга яраталар, үзләренең көймәләре дә бар.


IMG_9091


 


“Авылда хәтта чуашлар, удмуртлар татарча сөйләшә”


 Әлфия ханым кул эшләренә бик оста, әбиләребез әйтмешли кулы килешеп тора. “70 төрле һөнәр белү ир-атка гына түгел, хатын-кызга да бик мөһим. Үземнең кызларымны да шулай тәрбиялим, бергә чигү, тегү эшләрен башкарабыз. Безнең гаиләдә баланы мәҗбүр итү юк, алар үзләре бездән күреп, кызыксыналар”, - ди өч бала анасы. Хезмәт дәресләрендә мәктәп укучыларын да кул эшләренә өйрәтә. Әле күптән түгел укучысы Юлия Казанова “Татарстан талантлары” конкурсында кул эшләре белән гран-прига лаек булган. Хәзер аны Мәскәүгә Бөтенроссия конкурсына әзерли. Әлфия ханым фикеренчә, яшь буынга без әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне өйрәтергә, сеңдерергә тиеш, шулар аша безнең телебез дә, милләтебез дә югалмас.


Адав Толымбай авылында чуашлар да, удмуртлар да теттереп татарча сөйләшә. Бу электән шулай, хәзер, әлбәттә, мәктәп эшчәнлегенең дә тәэсире зур, чөнки мәктәптә аралашу бары татар телендә. Бүгенге көндә авылда хәлләр зарланырлык түгел, 923 кеше яши, читтән килүчеләр дә шактый, яшьләребез дә бар, хәтта балалар бакчасы да шыплап тулган, урын юк.


Җәен бар авыл халкы кебек үк Җаббаровлар гаиләсе дә бакчада казына. “Эшләргә теләге булган кешегә эш бетми инде ул, - дип көлә гаилә башлыгы. Әле узган елны гына сыер асрамый башладык. Җәй буе казлар, чебешләр үстерәбез. Әлфия әле мәктәптә дә бакча хуҗасы, яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерү аның өстендә. Җирне үзем сөрәм, техника бар. Хәзер бит мәктәп үзен-үзе тәэмин итәргә тиеш, үстергәнебезнең бер өлешен сатабыз”, - ди Фирдүс Вәясил улы. Сәхнә тормышы да ят түгел аларга. Әле күптән түгел генә Ә.Мирзаһитовның “Әниемнең чал чәчләре” спектаклен сәхнәләштергәннәр. Фирдүс – төп рольдә. Хәтта башка авылларга гастрольләргә дә чыкканнар. Кайберәүләр авылда яшәргә күңелсез дигән була, ләкин Җаббаровлар гаиләсе мисалында тел күтәреп ничек алай әйтәсең? Балалар тавышы күңелсез булмый. Җаббаровлар гаиләсе үзе бер дәүләт. Һәм аның киләчәге бар.



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ