Камал театры артисты Фәнис Җиһанша яшь артистлар уенына бәя бирде (ФОТО)

Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиядә “Театр фестивале” үткәрелү матур гадәткә әйләнеп китте.

Быелгы бәйгедә 16 сыйныф катнашты. Алар яшь үзенчәлекләренә туры килгән пьесалар сайлаганнар. Костюмнарын да  әти-әниләре белән бергә үзләре теккәннәр. Сәхнәне бизәү эшләрен дә башкарганнар. Иң мөһиме алар – сәхнәдә үзләрен чын артистларча тота алдылар, образга керә белделәр. Мондый чаралар укучыларның сөйләм телен камилләштерергә, аудитория алдында үз-үзләрен тота белергә, кыюлык тәрбияләргә ярдәм итә.

IMG_2921

IMG_3022

IMG_3118

Мидхәт Садыйков. 

Добавить комментарий