Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан парклары һәм скверлары башкалабыз халкын һәм кунакларын нинди чаралар белән сөендерә?

Бүгенге көндә Казанда башкала халкы һәм кунакларына ял итү өчен 140 яшел зона бар. Бу хакта матбугат конференциясендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Алсу Сәетова хәбәр итте. Ул жур...

Бүгенге көндә Казанда башкала халкы һәм кунакларына ял итү өчен 140 яшел зона бар. Бу хакта матбугат конференциясендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Алсу Сәетова хәбәр итте. Ул журналистларга Дөнья чемпионаты вакытында яшел зоналарда булачак күңел ачу чаралары турында сөйләде.


саетоыа


Мәсәлән, «Континент» балалар паркында футболга багышланган бик шәп граффити барлыкка килгән. Шулай ук Казанның Үзәк мәдәният һәм ял паркында да «Территория семьи» дип аталган зона оештырылган. «Биредә көн саен төрле чаралар – спорт чаралары, уеннар, җанатарлар арасында футбол матчлары, зарядка, мастер-класслар – үткәрелә», - дип белдерде Алсу Сәетова.


Моннан тыш, паркларда төрле илләрнең футбол матчларына багышланган тематик чаралар да уздырыла икән. Мисал өчен, Иран-Испания матчы вакытында Горки-Әмәт урманы территориясендә «Испания киче» оештырылган.


Алсу Сәетова әйтүенчә, Казан парк-скверларында (Горки-Әмәт паркы, Аксенов скверы һ.б.) ачык һавада кино күрсәтүгә дә аерым программа багышланган. Бирегә һәр теләгән кеше килә ала.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ