Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан – Россия мәгарифен яңарту әйдәманы

Татарстаныбыз башкаласы – Казанның соңгы елларда спорт, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дөньякүләм аренада дан-шөһрәт казануы белән бик тә хаклы горурланабыз.  Әле безнең республикабыз мәгариф өлкә...

Татарстаныбыз башкаласы – Казанның соңгы елларда спорт, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дөньякүләм аренада дан-шөһрәт казануы белән бик тә хаклы горурланабыз.  Әле безнең республикабыз мәгариф өлкәсендә дә Россия күләмендә новатор, әйдәман икән шул!


IMG_20170302_110211


Шулай булмаса, бүген эшли башлаган «Россия мәгарифе» дигән халыкара форумны үткәрү урыны итеп, нәкъ менә меңьяшәр Казан каласы  сайлап алыныр идемени?! Димәк, Татарстан  мәгариф системасының башкаларга өлге итеп куярдай, өйрәнердәй алдынгы педагогик тәҗрибәсе бар! Аның эшендә, Россиянең ике дистәдән артык төбәгеннән тыш, Финляндия, Англия, Венгрия, Германия, Казахстан, Әрмәнстан кебек илләрдән дә күренекле дидактик-педагогларның катнашуы гына да күп нәрсә хакында сөйли!


Халыкара форумның бүгенге сессия утырышлары дүрт секциядә барды. Алар «Мәктәптә белем бирүнең яңа баскычы. Белем сыйфатын бәяләүнең халыкара тәҗрибәсе», «Мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән мәгариф», «Бердәй мөмкинлекләр тудырылган мәктәп», «Мәгариф өлкәсендә һөнәри стандартларны куллану тәҗрибәсе» дигән проблемаларны тикшерүгә багышланган иде.  Аларның һәркайсында үз проблемасын   җентекле анализлаган, бу өлкәдә дөнья күләмендә тупланган тәҗрибәгә тирән анализ биргән  дистәгә якын эксперт чыгышлары тыңланды. Шәхсән үзем катнашкан «Бердәй мөмкинлекләр тудырылган мәктәп» секциясендә инклюзив мәктәп үзенчәлекләре, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү проблемаларын яктырткан һәр чыгыш үзенең новаторлыгы, үзләрендә тупланган тәҗрибәне киң яктыртуы белән аерылып торды. Аерым алганда, Россия мәгариф академиясе вице-президенты, коррекцион педагогика институты директоры, педагогика фәннәре докторы Николай Малофеевның «Инклюзия нинди балалар өчен файдалы?»,  Мәскәүдәге Дәвалау педагогикасы үзәгенең проектлар төркеме җитәкчесе, психолог  Юлия Әхтәмованың «Инклюзия этикасы», «Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе» дип табылган  Пермьдәге коррекция мәктәбе директоры Вета Щукинаның «Инклюзив бергәлекне ничек булдырырга?» дигән чыгышлары тыңлаучыларда аеруча зур кызыксыну уятты, аларга күпсанлы сораулар бирелде.


«Мәгариф» журналының инкюзив мәктәпнең актуаль пролемаларын яктыртуга багышлаган 2015 ел, 9 нчы санындагы язмалары да сессия экспертлары тарафыннан хуплау тапты.

Халыкара форум 4 мартка кадәр дәвам итәчәк. Иртәгә аның «Кеше потенциалы – Россия төбәкләре үсешенең иң мөһим ресурсы » дигән темага пленар сессиясе дә узачак.


IMG_20170302_114210

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ