Казанда мәктәп янган

Бүген башкаланың 32нче мәктәбендә янгын чыккан. 200гә якын укучыны эвакуацияләгәннәр.

 

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ут беренче каттагы бүлмәләрнең берсендә чыккан. Янгын 15 квадрат метр мәйданны биләп алган. Икенче һәм өченче катлар төтен белән тулган. Берничә укучыны бинадан чыгару өчен автобаскыч файдаланырга туры килгән хәтта. Хәзерге вакытта янгын сүндерүчеләр мәктәп эчен тикшерү белән мәшгуль.

Добавить комментарий