Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда яңа гимназия ачылды

1 нче сентябрьне иң нык көтеп алучылар кемнәр дисезме? Мөгаен, беренче сыйныфка баручы балалардыр. Ә менә Казанның 183 нче гимназиясендә балалар гына түгел, укытучылар да зарыгып көткән белем бәйрәмен...

1 нче сентябрьне иң нык көтеп алучылар кемнәр дисезме? Мөгаен, беренче сыйныфка баручы балалардыр. Ә менә Казанның 183 нче гимназиясендә балалар гына түгел, укытучылар да зарыгып көткән белем бәйрәмен. Гимназия директоры Светлана Галинова: “Кайчан җитә инде 1нче сентябрь дип түземсезләнеп көттек”, - диде. Көтәрлек тә шул. Заманча, өр-яңа бинада кемнең укыйсы килмәсен?!20180901-IMG_8269183нче гимназия - быел башкалабызда ачылган өч яңа уку йортының берсе. 1224 урынга исәпләнгән ул. Укучыларга барлыгы 65 педагог белем һәм тәрбия бирәчәк. Биредә яшь буын заманга яраклы белем һәм тәрбия алсын өчен барлык шартлар да тудырылган.20180901-IMG_830020180901-IMG_8592Гимназиянең ачылышына Казан меры Илсур Метшин килеп, үзе фатихасын биреп китте. Гимназия коллективын, ата-аналарны, укучыларны яңа уку елы белән котлады. Шәһәребездә шундый уку йортлары ачарга мөмкинлек биргән президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.


Тагын бер күңелле күренеш, гимназиянең ачылыш тантанасы татар һәм рус телендә алып барды. Шәһәребез башлыгы Илсур Рәис улы да ике телдә чыгыш ясады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ