Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда яшь композиторлар бәйгесенә йомгак ясалды

ТР Композиторлар союзы бинасында София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге тарафыннан оештырылган яшь композиторлар республика бәйгесенең йомгаклау туры булып узды. Әлеге бәйге республикакүлә...

ТР Композиторлар союзы бинасында София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге тарафыннан оештырылган яшь композиторлар республика бәйгесенең йомгаклау туры булып узды. Әлеге бәйге республикакүләм «Творим гармонию мира» балалар иҗаты арт-фестивале кысаларында үтте. Анда 8 яшьтән 20 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр 3 яшь категориясенә бүленеп көч сынашты. Заманча музыка үзәге директоры Ләйлә Гарифуллина әйтүенчә, әлеге бәйге беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, анда инде Казаннан гына түгел, ә Яр Чаллы, Әлмәт, Мәскәү шәһәрләреннән дә катнашучылар бар.DSC_0377 DSC_0355 DSC_0369 DSC_0362


Йомгаклау турына беренче турда бик күпләр арасыннан сайлап алынган талантлы яшь композиторлар килгән иде. Катнашучыларның һәрберсе йә үзе генә, йә укытучылары, иҗатташ дуслары белән дуэт, трио, квартет рәвешендә үзенең иҗат җимешен тәкъдим итте. Биредә скрипка, саксофон, фортепиано, гитара кебек уен кораллары ярдәмендә бик матур һәм үзенчәлекле көйләр яңгырады. Моннан тыш бәйгедә яңа төр юнәлеш – компьютер технологияләре ярдәмендә язылган көйләрне дә ишетергә туры килде.


Жюри әгъзаларына урыннар билгеләү дә җиңелләрдән булмагандыр. Һәр конкурсант югары бәягә лаек иде. Нәтиҗәдә, бәйгенең һәр катнашучысы төрле дәрәҗәдәге лауреат яки дипломант исемнәренә лаек булды. Жюри составында профессор, Казан консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире, РФ югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Александр Маклыгин та бар иде. Ул яшүсмерләр иҗатының тагын да кызыклырак була баруын билгеләп үтте.DSC_0375


Яшь композиторларны бәйгегә әзерләгән укытучылар да игътибарсыз калмады. Аларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды.


«Бүгенге бәйгебез бик җылы рухта үтте. Һәр катнашучы үз яшьтәшләренең иҗаты белән танышты, яңа көчләр туплады. Әлбәттә, ирешкән уңышларда гына туктап калырга ярамый. Тормыш дәвам итә. Яңа үрләр яуларга омтылырга кирәк. Мин сезнең барыгызга да зур уңышлар телим», - дип үз теләкләрен җиткерде жюри рәисе, ТР Композиторлар союзы рәисе урынбасары, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ахиярова Резедә Зәки кызы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ