Логотип Магариф уку
Цитата:

 Халыкара гаилә көне белән сезне, дуслар!

«Алмагачлар чәчәк атаМайның унбишләрендә», –дип халык җырларына кергән үзгә көн бүген. Табигатьнең яшәргән, чәчәкләргә менә төренәм-төренәм дип торган мәле. Шуның өстенә 15 май – безнең һәркайсыбызга...

«Алмагачлар чәчәк ата
Майның унбишләрендә», –

дип халык җырларына кергән үзгә көн бүген. Табигатьнең яшәргән, чәчәкләргә менә төренәм-төренәм дип торган мәле. Шуның өстенә 15 май – безнең һәркайсыбызга кагылышлы булган үзгә бәйрәм көне дә бит әле ул: 1994 елдан бирле  15 май илебездә Халыкара гаилә көне буларак та билгеләп үтелә.


Фотода Ахуновлар гаиләcе. Алар турында язма «Гаилә һәм мәктәп» журналының сентябрь санында чыкты Фотода Ахуновлар гаиләcе. Алар турында язма «Гаилә һәм мәктәп» журналының сентябрь санында чыкты

Чыннан да, гаилә – изге төшенчә. Чөнки һәркем бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булыр өчен кешенең үз гаиләсе булырга тиеш. Юкка гына халкыбыз: «Гаилә – бәхет ачкычы», – дип әйтми бит. Гаилә – кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе. Динебез дә гаилә мәсьәләләрен һәрчак күз уңында тоткан. Бу җәһәттән, быелгы Халыкара гаилә көне бигрәк тә үзенчәлекле шул: иртәгәдән изге Рамазан аена аяк басабыз. Димәк, гаиләләргә изге айда изге гамәлләрне күбрәк кылырга форсат чыга. Ә милләтебезнең киләчәге нәкъ менә гаиләләрдәге рухи кыйммәтләр белән үлчәнә дә. Шагыйрә сүзләре белән әйтсәк,


Гаилә – нигез, гаилә – җылы оя...
Мин телимен һәрбер гаиләгә
Иминлекләр, бәхет елмайсын.
Балаларның шат аваы белән
Гөрләп торсын дөнья – тынмасын!
Һәр гаиләнең күге тыныч булсын,
Ятим җаннар җирдә артмасын.
Гаиләләрне хәсрәт җиленнән
Ходай берүк үзе сакласын.
Амин, шулай була күрсен иде инде. Югыйсә, әдипләребезнең генә дә гаилә турында никадәр гыйбрәтле фикерләре бар. Менә аларның кайберләре:
Миргазыян Юныс: «Яшәү законы ата-анадан алган тәрбияне үз балаңа кайтарып бирүне таләп итә».
Шәүкәт Галиев: «Ана мәрхәмәте белән ата кырыслыгы – балаларга булган мәхәббәтнең ике канаты».
Мөхәммәт Мәһдиев: «Кеше, үз гомерен бер елга кайгыртса – иген иксен, ун елга кайгыртса – агач утыртсын, йөз елга кайгыртса – кеше тәрбияләсен».
Мәдинә Маликова: «Кешеләргә мәхәббәт ул ата-анаңны, иреңне, балаларыңны яратудан башлана».
Тәлгат Галиуллин: «Гаилә йөгенә бер җигелсәң, аны тугарып булмый».
Мөхәммәт Мирза: «Балаларың, туганнарың, якыннарың өчен куркып, борчылып яшәү – куркаклык түгел».
Инде гаиләгә кагылышлы кайбер саннарга мөрәҗәгать итик:
ЗАГС идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел Татарстанда 2983 гаилә теркәлгән. Аларның һәр дүртенчесе – ике милләт кешесе кушылган гаилә.
Узган ел республикабызда 217 пар 60 ел бергә яшәүләрен билгеләп үткән.
2017 елда Татарстанда 48596 бала туган. Бу – аннан алдагы елга караганда 7785 балага азрак икән.
Соңгы биш елда бала тапмаучы гаиләләр саны арткан.
Татарстанда һәр алтынчы бала тулы булмаган гаиләдә туа
2017 елда вафат булган ир-атларның – 35, хатын-кызларның 13 проценты пенсия яшенә дә җитә алмаган. Мондый хәл инде өченче ел күзәтелә икән.
Уйланырлык, гыйбрәт алырлык фактлар!

Шулай да бәйрәмегез котлы булсын, Халыкара гаилә көне белән, дуслар! Укытучы халкы гомер-гомергә үрнәк гаилә төзүләре белән башкаларга өлге булган. Шуңа да киләчәктә дә гаиләләрегез һәркемгә игътибар, хөрмәт күрсәтелүче җылы, якты, тәртипле, рәхәт оя булып калсын иде.


Халыкара гаилә көне белән сезне, дуслар!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ