Логотип Магариф уку
Цитата:

Хатларында – җан авазы

Ни кызганыч: сәяси репрессия елларында алтмышлап татар язучысы шәхес культы корбаны буларак нахакка гаепләнә. Алар арасында әдәбиятыбыз корифейлары саналырдай күпме каләм әһелләре! Бу җәһәттән, күрене...

Ни кызганыч: сәяси репрессия елларында алтмышлап татар язучысы шәхес культы корбаны буларак нахакка гаепләнә. Алар арасында әдәбиятыбыз корифейлары саналырдай күпме каләм әһелләре! Бу җәһәттән, күренекле тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече Рафаэль ага Мостафинның «Репрессияләнгән татар әдипләре» дигән китабына гына күз ташлау да җитә!


WhatsApp Image 2018-06-06 at 13.52.54


Фатих Кәрим, Фәтхи Бурнаш, Хәсән Туфан, Салих Баттал, Галимҗан Ибраһимов, Хәсән Туфан, Гурий Тавлин, Кәрим Тинчурин ... һәм дә «халык дошманнары» белән яшерен контреволюцион элемтә тотуда гаепләнеп, ун елга Колыманың алтын приискаларында «хезмәт белән төзәтү» лагерьларының авыр хезмәт, рәнҗелетүләр белән тулы тоткынлык мәхшәрен үз башыннан кичергән Ибраһим Салахов. Шунда ул аягын имгәтә, исәнлеген какшата. Әмма исән кала. Тик аңа Казанда да яки туган шәһәре Күкчәтауда да яшәргә рөхсәт ителми. Ул Күкчәтаудан җиде чакрым ераклыктагы Кызыл Яр авылында гаиләсе белән төпләнеп, ашханәдә буфетчы булып эшләргә мәҗбүр була. Әсирлектә кичергәннәрен «Тайгак кичү» дигән документаль роман-хроникасында бәян итә (безгә бу әсәр «Колыма хикәяләре» буларак таныш). Әлеге әсәр «Казан утлары»нда басыла башлауга авторга хатлар ташкындай агыла. Күпме хат, күпме җан авазы!.. Язучы һәрбер хәбәргә, һәрбер хатка җавап бирергә тырыша, һәрберсен кадерләп саклап бара. Шулай итеп, әдипнең бик тә үзенчәлекле зур архивы туплана. Әлеге архив 1995 елда Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгенә алып кайтыла. Әлеге шәхси фондта язучының автобиографик язмалары, әсәрләренең кулъязмалары, документлар тупланган. Әлбәттә, күп өлешен хатлар алып тора. Институт Ибраһим ага Салаховның шәхси архивы материалларын киң халыкка җиткерү максатыннан «Хатларымны халкым саклар, югалтмас...» дигән җыентык бастырып чыгарды. Әдипнең фондтагы хатлары гына да 3 меңгә якын. Бу китапта аларның бер өлеше генә укучы хөкеменә тәкъдим ителгән. Алар арасында күренекле язучылар белән язышкан, әдәбият сөючеләрдән килгән эчкерсез хатлар. Җыентыктагы Ибраһим ага Салаховның хатлары белән таныша барган саен, аның, катлаулы тормыш юлы үтүенә дә карамастан, балаларча самими, ачык һәм хөр күңелле, кешелекле Кеше, гади һәм гали зат булып кала алуына сокланасың. Хатлар «Күңел җылысын салып хатыма...» һәм «Хатларым барып җитәрме?» дигән ике бүлеккә туплап бирелгән. Ибраһим ага күпме зиндан золымнарын кичерсә дә, хатларында үз фикерен, үз гозерен кемнең кем булуына карамастан аяк терәп, курыкмыйча җиткезә белгән. Бу аның Казахстан компартиясенең ул чактагы беренче секретарк Динмөхәммәт Кунаевка, Казахстанның халык язучысы Олжас Сөләймановка, «Азатлык» радиосына, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка адресланган хатларында аеруча калку чагыла.


Бер сүз белән әйткәндә, язмышында күп фаҗигаләр күргән һәм шуларны кабаттан күңелендә яңартып язарлык көч тапкан олуг шәхесебез Ибраһим ага Салаховның һәрбер хаты безгә яшәешебез елъязмасын документаль күзалларга, шулай ук әдипнең үзен дә ныграк аңларга  мөмкинлек бирә. Иң мөһиме – шунысы.


WhatsApp Image 2018-06-06 at 13.52.34

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ