Логотип Магариф уку
Цитата:

Хөкем ителгәннәрнең бәйрәм итәргә хакы бармы?

Бөкрене кабер генә төзәтә дисәләр дә, җинаять юлына басулары аркасында хөкем ителгәннәргә карата һич тә өметебезне өзмибез әле. Юкка гына Россиянең Җинаять-төзәтү системасы карамагында тәрбия кылу хез...

Бөкрене кабер генә төзәтә дисәләр дә, җинаять юлына басулары аркасында хөкем ителгәннәргә карата һич тә өметебезне өзмибез әле. Юкка гына Россиянең Җинаять-төзәтү системасы карамагында тәрбия кылу хезмәте дигән махсус бүлек булдырылгандыр дисезме?!


703A0018


Һәм әлеге бүлек нәкъ менә бүген үзенгең оешуына 60 ел тулуны билгеләп үтә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россиянең Җинаятьләрне үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарә башлыгы Алексей Веряскин катнашында узган матбугат конференциясендә һөнәри бәйрәмен билгеләп үтүче тәрбия кылу хезмәте эшчәнлеге хакында ачыктан-ачык сөйләшү барды. Тоткыннарның төрмә-колонияләрдәге язмышына карата журналистларның һич кенә дә битараф булмавы аларның матбугат конференциясе спикерына яудырган күпсанлы сорауларыннан да ачык күренде.


Республикабызда ун  төзәтү учреждениесе исәпләнә. Алардан тыш, биш тикшерү изоляторы бар. Ел саен хөкем карары нигезендә 4 меңгә якын кеше җинаятьләрне үтәтү учреждениеләре  ишеген кагарга мәҗбүр. Аларның 1200 ләбе беренче тапкыр хөкем ителә. Аларының тоткынлыктагы язмышы 3 колониядә үтә. Бүгенге көндә республикабызның  төзәтү учреждениеләрендә 10 меңгә якын кеше  (шуларның 500 ләбе каты режимдагы колониядә) хөкем җәзасын үтәргә мәҗбүр. Уйландырырлык һәм гыйбрәт алырлык сан: 10 мең кеше! Бу бит бездәге Аксубай бистәсенең бар халкы кадәр! Әзмәвердәй ир-егетләребез, сөлек кебек хатын-кызларыбыз зиндан эчендә! Кылган гамәлләреннән сабак-гыйбрәт алып, язмышларын туры юлга бастырсалар иде лә?! Хәтта төрмә шартларында да уйланырга вакытлары, туры юлга басарга мөмкинлекләре бар, югыйсә... Нәкъ менә тәрбия хезмәте бүлеге хезмәткәрләренең аңлату-тәрбия чаралары нәтиҗәсендә республикабызда узган ел тоткынлыктан азат ителгәннәрнең һәр дүртенчесе срогыннан алда иреккә чыгарылган. Быелгысы тагын да сөенечлерәк димме... Быелның биш аенда гына 475 тоткын  җәза вакытлары тулганчы ук алдан азат ителгән инде. Узган ел исә бу вакытка андыйлар 307 генә кеше булган. Иреккә чыккач та, тормышта һәркайсы үз кыйбласын тизрәк тапсын иде дә, берсенә дә кабат беркайчан да кыек юлга басарга язмасын иде дә.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ