Хокук тәрбиясе бирүдә – кейс-технологияләр

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы

Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмый калуга юнәлтелгән чаралар бүген белем бирү оешмаларында алып барыла торган тәрбия эшенең мөһим бер юнәлеше булып тора. Тәрбия системасының даими үзгәреп торуы, бүгенге яшүсмерләрнең аралашу тирәлегенә хас үзенчәлекләр бу эштә заманча, аерым алганда интерактив методлар куллануны таләп итә. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча бүгенге яшүсмерне тәрбия бирү объектыннан бу процессның актив катнашучысына әверелдерергә кирәк. Интерактив методлар кулланганда, әлеге юнәлештә куелган максатка нәтиҗәле ирешеп була.


Интерактив сүзе безгә инглиз теленнән кергән.
Ул «үзара тәэсир итешү, әңгәмә режимында булу, кем беләндер яки нәрсә беләндер (мәсәлән, компьютер белән) диалогта булу» дигәнне аңлата.


Тәрбия һәм белем бирүнең интер­актив методлары дигәндә, балигъ булмаганнарның – әти-әниләре, укытучылары, яшьтәшләре, социаль-педагогик процессның башка субъектлары белән аралашуына, бер-берсенә йогынты ясавына нигезләнгән методлар күзаллана. Мондый мөнәсәбәтләр аралашуда берь­яклы гына фикернең өстенлек итүенә юл куймый, яшүсмергә кыен проблемаларны башкалар белән киңәшләшеп, әмма мөстәкыйль чишәргә мөмкинлек бирә. Икенче төрле әйткәндә, интер­актив аралашу вакытында укучының ачыктан-ачык фикер йөртүенә ирешелә, яшүсмердә низагларны тыныч юл белән чишә белү күнекмәләре формалаша.

Интерактив методларның кайберләре:
• социаль тәҗрибәне белемнәр, мәгъ­лүмат рәвешендә тапшыру (лекция, әңгәмә);
• әйләнә-тирәгә карашны үзгәртү (дискуссия, рольле уеннар, дебатлар,
шоу-технологияләр);
• социаль күнекмәләр булдыру (тренинглар, модельләштерү);
• кейс-технологияләр.

Бу язмамда югарыда санап кителгән интерактив методларның соңгысына, эшемдә үзем аеруча яратып куллана торган кейс-технологияләргә киңрәк тукталам.

Кейс сүзе «ситуация» дип тәрҗемә ителә. Аның асылы шунда: укучыга гамәли проблемалы реаль тормыш ситуациясе тәкъдим ителә. Шуны анализлау барышында укучы, булган белемнәрен актуальләштереп кенә калмыйча, яңа компетенцияләр дә үзләштерә.

Укучылар белән хокук бозуларга каршы профилактик чаралар уздырганда, кейсларның эчтәлеген шушы проблемага юнәлтү мөһим. Әлеге метод бу эшне «җанландыра», кейста күтәрелгән мөһим проблема яшүсмергә хисси яктан көчле йогынты ясый, аны активлаштыра. Кагыйдә буларак, кейслар кулланганда, пассив укучылар калмый диярлек. Кейсларны анализлау укучыда ныклы белемнәр формалаштыра, аны иҗади эшчәнлеккә этәрә.

Кейсларны кулланганда, берничә мөһим таләп истә тотылырга тиеш.


Кейста анализланган очрак тормышчан һәм аңлаеш­лы булсын, яшүсмернең яше­нә һәм психологик үзенчә­лек­ләренә туры килсен. Кейс­та теге яки бу проблема күтәрелсен, ул ахырдан чишелеш тапсын.


Хокук тәрбиясе бирү дәресләрендә тикшереп анализлау өчен, берничә ситуация үрнәге тәкъдим итәбез. (Вакыйгалар һәм аларда катнашучылар шартлы рәвештә алынды.)

1 нче кейс. Ике дус – Әлмиев белән Сәфәров – үзләре яшәгән йорт янында ишеге ачык калган җиңел машина күреп ала. Әлмиев (әтисе аны машина йөртергә өйрәткән иде инде) Сәфәровка машинада йөреп килергә тәкъдим ясый. Берничә минуттан алар, машинага утырып, аны кабызып, кузгалып та китәләр. Шул минутта өеннән чыккан автомобиль хуҗасы, машинасын урынында күрмәгәч, полициягә шалтырата. Машина урлану турында хәбәр алган ЮХИДИ хезмәткәрләре малайларны куып тота, машина хуҗасына кайтарыла.
Проблеманы тикшерү өчен сораулар:
– Сезнеңчә, Әлмиев белән Сәфәров нинди җинаять кылганнар?
– Мондый төр җинаять өчен хокук бозучы ничә яшьтән җаваплылыкка тартыла?
– Әлеге җинаять Әлмиевка 14 яшь тулган көнне кылынса, хәл үзгәрер идеме? Урлау максаты күздә тотылмаган дип, малайларның бу гамәлен аклап буламы?

2 нче кейс. Саттаров, Иванов һәм Хәйбуллин урамнан баралар, ди. Шулвакыт каршыга бу малайлардан зуррак гәүдәле Маслов килеп чыга. Маслов тупас рәвештә аларның акча бирүен таләп итә. Тегеләре карышкач, ул Саттаровны тенти үк башлый. Шул арада Иванов белән Хәйбуллин йөгереп качалар. Саттаров каршылык күрсәтә һәм Масловның йөзенә йодрыгы белән суга. Маслов кычкырына башлый. Тавышны ишетеп, полиция хезмәткәре килә. Масловның аскы теш казнасы сынган булып чыга, аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Бу эшне алып баручы тикшерүче – Саттаровка: «Иптәшләрең кебек, качып китәргә кирәк иде, сугып дөрес итмәгәнсең», – дип белдерә.
Проблеманы тикшерү өчен сораулар:
– Бу очракта тикшерүче хаклымы?
– Саттаровның гамәлен саклану дип бәяләп буламы?
– Әлеге эш буенча тикшерү органнары нинди карар кабул итәр, дип уйлыйсыз?
– Саттаровның махсус физик әзерлеккә ия булуы ачыкланса, әлеге мәсьәләгә нинди бәя бирелер?

3 нче кейс. Каюмов һәм Гыйбазов, спиртлы эчемлекләр алып, Искәндәровларга килә. Алар киткәннән соң, Искәндәров өйдән акча югалуын белеп ала. Бу турында полицигә хәбәр итә. Каюмов белән Гыйбазов кулга алына. Тентү вакытында Гыйбазовның кесәсеннән акча янчыгы табыла. Искәндәров аны үзенеке булуын таный.
Проблеманы тикшерү өчен сораулар:
– Каюмов һәм Гыйбазовка карата нинди төр җаваплылык көтелә?
– Аларның бу гамәлендә алдан килешенеп эш итү факты бармы?

4 нче кейс. 17 яшьлек Баһаветдинов кибеттә йөк ташучы булып эшли. Кассирның игътибарсызлыгыннан файдаланып, кассадан 5600 сум күләмендәге көнлек керемне урлый. Кылган җинаяте өчен егетне хөкем итәләр. Урланган акчаның 2600 сумын Баһаветдинов кулга алынганда ук кире кайтара. Егетнең шәхси мөлкәте булмаганлыктан, кибеткә килгән матди зыянны түләтү максатыннан, суд аның әтисенең мөлкәтен исәпкә ала. Әтисе, бу хәл белән риза булмыйча, каршы шикаять белдерә. Әти кеше 16 яше тулган затның кылган җинаяте өчен үзе җаваплы булуны нигез итеп ала.
Проблеманы тикшерү өчен сорау:
– Бу очракта кибеткә китерелгән матди зыянны кем түләргә тиеш?

5 нче кейс. IX сыйныф укучысы Николай аек булмаган хәлдә мәктәп дискотекасына керергә маташа. Аны кизү торучы туктата. Яшүсмер кизү торучыны төрлечә кимсетә, пычак белән яный башлый. Кулга алынган яшүсмер полиция бүлегендә: «Эчмәгән булсам, мондый адымга бармаган булыр идем», – дип аклана. Укытучылар да, әти-әнисе дә: «Аек вакытында ул бик акыллы», – дип, малайны яклау юлына баса. Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе (ИДН) инспекторы, өлкәннәр сүзенә ышанып, яшүсмергә карата беркетмә төзүдән баш тарта. Ул профилактик әңгәмә уздыру белән генә чикләнә.
Проблеманы тикшерү өчен сораулар:
– Бу очракта инспектор дөрес эшләгәнме?
– Егетне полициянең яшүсмерләр эшләре бүлекчәсенә исәпкә алырга кирәк түгел идеме?

6 нчы кейс. Илназны класста яратмыйлар, аңа төрле кушаматлар тагалар. Илназның малайлар арасында бик тә үз кеше буласы килә. Аны да хөрмәт итсеннәр өчен, Марат белән Сәлим кебек булырга карар кыла. Алар инде күптәннән полициянең яшүсмерләр эшләре бүлекчәсендә исәптә, үзләрен «маһир егет» итеп тоталар: дәрестән теләгән вакытта чыгып китәләр, кечкенәләрне кыерсыталар, өлкәннәр белән тупас кыланалар. Илназ аларга кушыла, тегеләрнең «боерык»ларын үти, дәресләргә йөрми, өйдән акча урлап, яңа дусларына тәмәке, сыра сатып ала. Өйгә кунарга кайтмаган чаклары да була. Ярты елдан аны да полициянең яшүсмерләр эшләре бүлекчәсенә исәпкә алалар.
Проблеманы тикшерү өчен сораулар:
– Дуслар арасында абруйлы булуны сез ничек аңлыйсыз?
– Илназ авторитетлы булу өчен дөрес юл сайлаганмы?
– Илназны Марат белән Сәлим үзлә­ренең дуслары дип саныймы?
– Илназ урынында булсаң, син ниш­ләр идең?
Яшүсмерләрнең хокук бозуларын булдырмый калуга юнәлтелгән чараларны ата-аналар белән берлектә алып барарга кирәк. Әти-әниләр катнашындагы сыйныф җыелышларында өлкәннәргә дә шушындый төрдәге кейслар тәкъдим итәм. Бу – аларда хокукый культура тәрбияләүдә нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора.

Добавить комментарий