Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләсе атнада музейлар бушлай эшләячәк!

21-26 апрель көннәрендә республикабызда “Татарстан музейлар язы – 2018” акциясе үткәрелә. Бу хакта бүген Татаринформ матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. ТРның милли музее генераль директоры, ТРны...

21-26 апрель көннәрендә республикабызда “Татарстан музейлар язы – 2018” акциясе үткәрелә. Бу хакта бүген Татаринформ матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. ТРның милли музее генераль директоры, ТРның Музейлар ассоциациясе идарәсе рәисе Гөлчәчәк Нәзипова әйтүенчә, бу акция 2014 елда үткәрелә башлаган. Елдан ел катнашучылар саны артып хәзер масштаблы чарага әйләнгән. Мәскәү, Париж кебек шәһәрләрдә уздырыла торган акциядән ким түгел. Акция республиканың музейлар тормышын күзаллау өчен уникаль мөмкинлек тә. Атна дәвамында музейларда бушлай эшләячәк, йә зур ташламалар ясаячак.


Фото: tatmuseum.ru Фото: tatmuseum.ru
Вуз музейларында әлеге чара 20 апрельдә үк башлана.
Акция вакытында авыл музейларына килүчеләр 5 тапкыр, дәүләт музейларына килүчеләр 1,5 тапкыр арта икән.

Әлеге чара көннәрендә күп кенә музейларда “Мин – Россия гражданы! Мин – Татарстан баласы!” дигән акция уза. Илебезнең яшь гражданнарына тантаналы төстә паспорт тапшырыла.


Бездә музейлар күп. Без – музейлы Татарстан! Мөмкинлектән файдаланып калыгыз! Гаиләгез, балаларыгыз белән музейга барып, ял итеп, белем-тәэсирләрегезне арттырып кайтыгыз, дуслар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ