«Кино» диеп туганнар

Театр, кино артистларын урамда таныйлар, автограф сорый­лар. Күпләр өчен аларның тормышы матур, бик кызыклы тое­ла. Шуңамы икән, үсмер чакта малай-кызлар артист булырга хыяллана. Ә моның өчен нишләргә кирәк соң? Танылу авыр­мы? Нинди юллар узарга туры килә? Яшь «йолдыз»лар белән очрашып, шул хакта сөйләштек.

2016 ел – Россиядә кино елы

 

 

«Камера каршысында – биш яшемнән»

Байбулат Батулла исемен бик күпләр белә. Юк, Рабит Батулла улы булганы өчен генә түгел. Кара чәчле, шомырт кара күзле бу малай безнең күз алдында үсте, әледән-әле теле­визор экраннарында күренде. Төрле бәйрәм-кичәләрдә Байбулатның сәнгатьле итеп шигырь сөйләгәнен ишеткән, күргән кешеләр: «Бу бала, үскәч, һичшиксез, сәнгать кешесе булачак», – дия иде. Шулай булып чыкты да. Казан хореография учили­щесын тәмамлаган егет бүген Мәскәү кино мәктәбендә белем ала, режиссер булачак. Мәскәү-Казан арасында йөреп, кинолар төшерә. Байбулат кино белән «җенләнгән» дип әйтү генә аз, ул шуның белән яши.

«Биш яшемдә беренче тапкыр кинода төштем, – дип сөйләде Байбулат. – Бөтендөнья сугышы турындагы фильмда кыска гына эпизод иде ул. Төрле кичәләрдә, бәйрәмнәрдә чыгыш ясап йөргәч, ул вакытта ук режиссерлар минем хакта белгән, күрәсең. Үсә төшкәч, «Дилемма», «Синие бабочки», «Тайна изумрудного лотоса»ларда уйнадым. Ни өчендер, күпләр мине «Бичаракай» фильмында сукыр малай буларак истә калдырган, бигрәк тә өлкән яшьтәге апалар. Дөресен генә әйткәндә, «Бичара­кай»ны фильм-спектакль дип әйтер идем, бүген мин аңа икенче яктан карыйм, профессиональ күзлектән, димме. Бу рольне, гомумән, фильмны, башкача төшерер идем. Гол­ливуд кинолары карап үстек бит, шуңа да бездә арттырып җибәрү гадәте бар».

Байбулат, мәктәп яшендә баш­калардан аерылмадым, дип саный. Һәрхәлдә, «йолдыз авыруы» юк шикелле анда. Кинода төшү укуына да комачауламаган. «Мин күбрәк нәфис сүз сөйләргә йөреп, дәрес калдыра идем, – ди Байбулат. – Ә кинода төшү күп вакыт алмады. Дөрес, Казан хореография учили­щесының соңгы курсында укыган­да «Сокровища озера Кабан» филь­мында төштем. Менә анда дәрес калдырырга туры килде. Миннән биюче чыкмаячагын аңлагангамы, укытучылар каршы килмәде. Чын­лап та, кино сәнгате минем өчен якынрак. Ә бию хобби булып калды, якыннарым өчен биим. Киләчәктә биюле фильмнар төшерү уе да бар».

Байбулат үзен киләчәктә режиссер итеп күрә. Хыялы, теләге – Мәскәүдә бераз тәҗрибә туплап, аннан Казан­га кайтып, татар кинолары төшерү. «Кинода төшү дә ошый миңа, – ди егет. – Монда син үзеңә генә, ә ре­жиссер тулаем команда өчен җаваплы. Ничек кенә булмасын, икесе дә табигатемә бик якын. Мин бәхет­ле: үзем өчен якын булган өлкәне таптым. Максатым – киләчәктә бу һөнәрнең чын остасы булу».

«Беркайчан каршы килмәдек»

«Яшь ТНВ» каналы алып баручысы, «Нур» Татар балалар театр студиясе артисты Мәликә Мотыйгуллина да күпләргә таныш. Үсмер кыз камера каршында үзен бик иркен тота. Татарча камил сөй­ләме белән дә игъ­тибарны җәлеп итә. «Кечкенә чагымда мин юньләп татарча белми идем, – ди Мәликә. – Дүрт яшьтә «Яшь ТНВ»да бара тор­ган «Хочу мульт­фильм» тапшыруын­да төшә башладым. Татарчам яхшыргач, алты яшьтә «Күчтәнәч»кә килдем. Шуннан бирле телевидениедә инде. Киләчәктә, һичшиксез, сәнгать юлыннан китәсем килә. Хыялым – татар киносында төшү. Тарихи тема­га булсын иде ул. Татар киносы ел­дан-ел үсештә, дип уйлыйм. Безнең заманда чәчәк атачагына шигем юк!»

Мотыйгуллиннар гаиләсендә ике кыз, Мәликә – кечесе. Гаилә башлы­гы Җәлил Мотыйгуллин баланың сәләтен ачу турында менә ниләр сөйләде: «Мәликә ун айда ук сөй­ләшә башлады. Кечкенәдән сәнгать­кә тартылды. Олы кызыбыз төгәл фәннәрне яратты, сәхнә дип исе кит­мәде. Шуңа бу безнең өчен яңалык булды. Әмма Мәликәнең теләгенә каршы килмәдек: дүрт яшендә те­левидениегә алып бардык, юл күр­сәттек. Матур сөйләшкәч, алдылар үзен. Бүген ул бик мөстәкыйль бала, Аллаһка шөкер, дип сокланабыз!»

Мәликә мәктәптә гел «5ле» бил­геләренә генә укый. Тапшырулар төшерү, репетицияләр укуына ко­мачауламый икән. Моннан тыш әле ул кул эшләре белән дә шөгыльләнә: бәйли, тегә, сәйләннән матур эшләнмәләр ясый. Җәлил әфәнде диндәге кеше, шуңа күрә ул бары­сын да Аллаһның бүләге дип саный: «Безнең гаиләдә балага кычкыру булмады, – ди ул. – Син кечкенә әле, дип беркайчан аларны икенче планга куй­мадык. Кайбер ата-аналар нәни балалар белән «үти-пүти» ки­леп сөйләшә. Без кызла­рыбыз тугач та аларга телне бозып эндәшмәдек, ягъни олы кешеләр белән ничек сөйләшсәк, шулай аралаштык. Шуңадыр да, Мәликә­нең теле иртә һәм дөрес ачылды. Ә фикерләү сәләте, үз-үзен иркен тотуы, шулай ук кечкенәдән килә: бала белән гел аралашырга, аның сорауларына җавап бирергә ирен­мәскә, вакыт табарга кирәк».

БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ

«Чын артистлар күп сөйләшми»

Марсель МӘХМҮТОВ, «Нур» Татар балалар театр студиясе җитәкчесе:

– Студиябез спектакльләр кую белән генә чикләнми, ә ел саен ниндидер яңа эш башлый. Мисал өчен, фотостудия ачып җибәрдек, чөнки артист кеше үзен күр­сәтә дә белергә тиеш. Тагын бер яңалык: балаларыбыз фильмда төшәчәк. Дөрес, ул бер эпизод кына, шулай булса да, алар моны дулкынланып көтә.

Балалар өчен татар киностудиясе дә булдырырга хыяллана­быз. Әлегә яшь буынны актерлык осталыгына өйрәтергә кирәк. Яшерен-батырын түгел, бүгенге татар фильмнары артык уйнал­ган килеп чыга, спектакльдән аерылмый дияргә була. Сюжет сөйләмле. Ә рус киноларында күп әйбер сүзсез дә аңлашыла бит. Шулай да, татар киносында бары­бер үсеш бар, дип уйлыйм, бездә уздырыла торган күптөрле фести­вальләр нәтиҗәседер бу.

Һәр бала да сәләтле, тик кемдәдер ул күбрәк, кемдәдер азрак. Шуңа да бөтен кеше артист булып китми. Гадәттә, балалар ике төрле була: берен­челәре бик ачык, берәүдән дә оялып тормый, аралашучан. Икенчеләре исә теләсә кем белән сөйләшми, үз эченә бикләнгәнрәк. Беренчеләре белән эшләве җиңелрәк, әмма чын артистлар икенче төргә караганнарыннан чыга. Алар­ның, гадәттә, эчке дөньялары баерак, фантазияләре көчлерәк була.

Кызыклы факт:
Дөньякүләм танылган актер Леонардо Ди Каприо унөч яшендә актерлык осталыгын үстерү курсларына йөри башлый. Ә унбиш яшендә беренче тапкыр кинода төшә. Сүз уңаеннан, Леонардоның тамырлары – рус милләтенә карый, әнисенең әнисе – Елена Смирнова – заманында Россиядән күчеп киткән.

Добавить комментарий