«Китапханә-паркта» чит ил кунакларын да битараф калдырмады
Мәгълүм булганча, бу көннәрдә илебез FIFA-2018 фтубол буенча дөнья чемпионатын кабул итә. Шул уңайдан Лобачевсий скверында ТР Милли китапханәсе «Китапханә – паркта» дип аталган китап һәм спорт бәйрәме...
Мәгълүм булганча, бу көннәрдә илебез FIFA-2018 фтубол буенча дөнья чемпионатын кабул итә. Шул уңайдан Лобачевсий скверында ТР Милли китапханәсе «Китапханә – паркта» дип аталган китап һәм спорт бәйрәме оештырды. Бәйрәмдә республикабызда чыга торган журнал һәм газеталар, китаплар күргәзмәсе, буккроссинг, иҗади остаханәләр эшләде.
Чара барышында милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина, язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәзил Вәлиев, мәдәният һәм сәнгать министрлыгы вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать институты студентлары, спортка аяк басып килүче яшь гимнастлар чыгыш ясады. Шулай ук «Ачык микрофон» рубрикасында күренекле сәнгать эшлеклеләре, журналистлар, көндәлек матбугат вәкилләре үз фикерләрен җиткерде.
Комментарийлар