Комментарий

  1. Ринат Хайруллин

    Комсомолда тәрбияләнгән буын… Бу гади сүз тезмә генә түгел. Комсомол мәктәбен узган егет һәм кызларның тормышка карашы да, хезмәткә мөнәсәбәте дә бүтәнчә, башкача. Алар бүгенге көнгә кадәр, кайда гына хезмәт куйсалар да, бу сыйфатларын югалтмыйча комсомолсыз үскән буынга үрнәк булып торалар. Лидия Семеновнаның да хезмәтенә җаваплы каравында, тырышлыгында комсомолда тәрбияләнүенең йогынтысы һичшиксез көчле булган.1991 нче елдан 29 октябрь Комсомол туган көн буларак билгеләп үтелми. Ләкин кайчандыр комсомол булган бүгенге өлкәнәя баручы буын аны хаманда үзенчә билгеләп үтәргә тырыша. Без Лидия белән дә бу көнне үзебезне бәйрәм белән котлашабыз, ул көнне мәктәпкә комсомол, пионер значокларыбызны тагып барабыз. Кызыксынган укучыларга значокларның символик мәгънәсен аңлатабыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *