Логотип Магариф уку
Цитата:

Көнкүреш коррупциясе һәркайсыбызга кагыла

Түрәләр арасындагы гына түгел, көнкүреш коррупциясе турында да зурдан кубып сөйләр өчен сәбәп бар: узган ел ришвәт алу очраклары дүрт тапкыр арткан. Көнкүреш коррупциясе белән без сәламәтлек, мәгариф,...

Түрәләр арасындагы гына түгел, көнкүреш коррупциясе турында да зурдан кубып сөйләр өчен сәбәп бар: узган ел ришвәт алу очраклары дүрт тапкыр арткан. Көнкүреш коррупциясе белән без сәламәтлек, мәгариф, социаль яклау һ.б. өлкәләрдә еш очрашып торабыз. Мәгариф өлкәсенә аерым тукталсак, коррупциянең төрле төрләренә юлыгабыз. Аларның берсе хәл ителсә, икенчесе баш калкыта. Мисал өчен, элек, мәктәп дәреслекләре бушлай булса да, ата-аналарны уку әсбапларын сатып алырга мәҗбүр иткән очраклар еш була иде. Бу проблема тулысынча хәл ителде. Соңгы вакытта яңасы: балаларны 10нчы сыйныфка кабул итмәү очраклары күбәйде. Мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Г.З. Габдрахманова әйтүенчә, быел аларга беренче сыйныфка кабул итүдән баш тартылган 8, ә 10 сыйныфка кабул итүдән баш тартылган 10 укучының әти-әнисе мөрәҗәгать иткән һәм барысы да үзләре теләгән гомумбелем йортына урнашкан, яки укуын дәвам иткән.


 

Мәгариф өлкәсендәге канун бозу очраклары хакында департаментка мөрәҗәгать итүчеләр шактый икән. Департамент үзе дә бу эшне җиңеләйткән: ВКонтакте социаль челтәрендә үз аккаунтларын булдырган һәм бүгенге көнгә 24702 кешедән мөрәҗәгать кабул иткәннәр. Аноним рәвештә дә мөрәҗәгать итеп була. “Мөрәҗәгать итүче мәгариф учреждениесенең адресын төгәл күрсәтергә тиеш. Кайвакыт канун бозылу фактын язалар, ә мәгариф учреждениесенең номеры күрсәтелми, әлбәттә, без мондый аноним мөрәҗәгатьләрне карый алмыйбыз”, - диде Г.З. Габдрахманова.


Мәктәпләрне яхшыга, начарга бүлү дә коррупциягә җирлек тудыра. Бинаны законсыз рәвештә арендага бирү, кыйммәтле җиһазларны кулланмау (мәсәлән, интерактив такта, планшет) һ.б. очраклар да бар. Бу хакта бүген “Татмедиа”да үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтелде. Иң зарарлысы, халыкта “бу мәсьәләләрне дәүләт хәл итә алмый” дигән фикер яши. Вазыйфалары белән көнкүреш коррупциясен булдырмауга җаваплы җитәкчеләрне тыңлагач, бу проблеманы хәл итү өчен гражданнарның хокукларын белүе һәм активлыгы да кирәк дигән фикер туа.


Н. ӘЛМИЕВА.




Фоторәсемнең чыганагы (видеодан скриншот): tatar-inform.ru
Видео: пресс-конференция «Пресечение коррупции в бытовых сферах»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ