Көннең икенче яртысында Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көннең икенче яртысында республикада һава торышы бозылырга мөмкин.

Көннең икенче яртысында һәм кичен урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 15-20 метрга җитеп, кыска вакытка көчәюе фаразлана.

Көндезге максималь һава температурасы бүген +25..+30 градус булачак.

«Татар-информ» МА материаллары буенча.

Добавить комментарий