Котлы-Бүкәш урта мәктәбенә – 80 ел

ТАССР Халык мәгарифе комиссариаты Лаеш кантонының 1921 елгы архивы материалларына караганда, Котлы-Бүкәш авылында 1910 елда малайлар өчен башлангыч мәктәп ачыла, ә авыл кызларына күрше Күгәрчен авылы кызы Җәмилә абыстай Вәлиәхмәтова, үз өйләренә чакырып, дин сабаклары бирә. 

проработавшие учителя

1921 елда Котлы-Бүкәш башлангыч мәктәбендә 169 бала белем ала, шулар арасында 109 ы – малайлар, калганнары кызлар була. 1918 елдан башлап мәктәпкә Мамадыш мөселман семинариясен тәмамлаган Канәфи Абдуллин җитәкчелек итә. 1928 елда мәктәптә Маһирә Закирова, Хатыйп Шафигуллин, Елизавета Архиповалар укучыларга белем бирә.

1935 елда Котлы-Бүкәш авылы җирлегендә яңа Кызыл Йолдыз районы оеша. Нәтиҗәдә, авылда мәктәпнең яңа бинасын төзү ихтыяҗы туа. Шуны тормышка ашыру өчен 1936 елның җәендә Соколка пристанена сал белән агачлар китертелә. Гыйльми Гыймадиев җитәкчелегендә әлеге сал агачларын Котлы-Бүкәшкә – мәктәп төзелешенә ташый башлыйлар. Билгеле инде, ул вакытта машиналар булмаганлыктан, агачларны ташу өчен атлар файдаланыла. Төрле авыллардан җыелган осталар һәм административ оешмалар белән бергә, урта мәктәп бинасын төзү башлана. Гыйльми абый Гыймадиев кулыннан килгәнчә төзелеш артыннан чаба. Ашау ягы такыр, эш шартлары авыр булганлыктан, мәктәп төзелешендәгеләр арасында ташлап китүчеләр дә очрый. Тик кул хезмәте бик авыр булса да, бу эш максатчан башкарыла. Артларыннан барып, төрлечә уртак тел табып, Гыйльми абый эшчеләрне яңадан мәктәп эшенә тарта, һәм төзелеш озакка сузылмый: мәктәп өлгерә һәм 1937 елда беренче укучыларны кабул итә. Беренче чыгарылышта 18 укучы тмәктәп тәмамлый, алар арасында Югары Тегермәнлек авылыннан медицина фәннәре кандидаты Рабига Сәүдәханова да бар.

1938/1939 уку елында Гыйльми абый Гыймадиев Котлы-Бүкәш мәктәбе директоры итеп билгеләнә. 1940/1941 уку елында аны Биектау мәктәбенә күчерәләр, аның урынына Хәсән Зыят улы Зыятов директор итеп билгеләнә, һәм ул 1947 елга кадәр мәктәпкә җитәкчелек итә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, сугышның беренче айларында ук ир-егет укытучылар, соңрак хатын-кызлар, хәтта мәктәп партасы артында утырган X сыйныф укучылары да Кызыл Армия сафларына алына. Кайда гына булсалар да: фронтта, тылда, укуда, Котлы-Бүкәш урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары дошманны тар-мар итү өчен көчләрен кызганмаганнар, үрнәк булганнар. Алар арасыннан Советлар Союзы Герое Зәки Шәймәрдән улы Шәймәрданов яу кырларында дан казанып кайта.

Сугыштан соң мәктәп директорлары еш алышына: Хәсән Зыятовтан соң  – 1947 – 1948 елларда Нәҗип Миндубай улы Синдиков, 1948 – 1954 елларда Зыя Сәрвәр улы Әхмәров була. 1954 – 1965 елларда мәктәбебезне Владимир Данилович Читров җитәкли. Эшне, кешеләр белән мөгамәләне уен-көлке белән тиз һәм оста урнаштыра, кимчелекләрне ут ялкыны кебек көйдереп ала белүче бу кешенең директор булып эшләү чоры бик күпләрнең хәтерендә тирән уелып калган.

Аннан соңгы 25 ел буе мәктәбебезне Хәсән Рахман улы Шәрәфетдинов җитәкләде. Ул эшли башлаганда, мәктәбебез әле һаман да иске агач бинада була. 1937 елның истәлеге булган иске мәктәпнең кысан бүлмәләрендә киң колач белән, вакытлар белән исәпләшмичә эшләү шактый елларга сузыла. Дәресләр өчәр смена укытыла, беренче смена беткәч, тәрбия эшләре пионер бүлмәсендә, коридорның тынычрак почмакларында, төп бина янында урнашкан, халык телендә «Камчатка» дип аталган классларда дәвам итә.

Һәрбер мәктәпнең үзенә генә хас үзенчәлеге була. Мәктәбебезнең 80 чыгарылышы бар. Мәктәбебезне шул чор эчендә 4872 укучы тәмамлаган. Элекке укучыларыбыз – Россия, Татарстан, район күләмендә танылган шәхесләр. Алар, республикабызнын төрле почмакларында эшләп, матур итеп яшиләр  Һәр төбәк үзенең данлыклы ул-кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Безнең мәктәп тә төпле белемле, максатка омтылучан, көчле ихтыярлы, заман шартларына яраклаша алган күпме шәхесләр тәрбияләгән!

Котлы-Бүкәш урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында бик күп күренекле язучылар, журналистлар һәм иҗат әһелләре бар: Татарстанның халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булган шагыйрь Равил Фәйзуллин; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, прозаик, кинорежиссер Әхмәт Гадел; шагыйрь, публицист, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, Удмуртия Республикасының атказанган журналисты Ибраһим Нәфыйков (Ибраһим Биектаулы); шагыйрь һәм прозаик, Ш.Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, галим, Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы Ринат Нуруллин; шагыйрь Рифкат Имаев; язучы һәм журналист Рахман Шәфигуллин; Татарстанның сәнгать эшлеклесе, «Бәллүр каләм» иясе, журналист Люция Хәбибуллина; халкыбызның мәхәббәтен яулаган үзешчән композитор Фәтхерахман Әхмәдиев; Татарстанның атказанган артисты, үзешчән композитор Илдус Низамов; К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Миңнулла Зиннәтов; Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиева-Фазылҗанова. Танылган рәссам Вил Шәрәфетдинов та, безнең мәктәпне тәмамлап, Яшел Үзән районы мәктәпләренең берсендә рәсем дәресләре алып бара. Иҗат өлкәсендә дә уңышлы гына үз урыннарын тапкан җырчылар Зөһрә Насипова-Вәлиуллина; Зәринә Хәсәншина, яшь шагыйрә Ләйсән Фәтхетдинова, «Татарстан. Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе хезмәткәре Ләйсән Һадиуллина, үзешчән композитор, шагыйрә Анна Большакова (Әнисә Әхмәтбаева).

самые пожилые выпускники

Мәктәбебез ил өчен зур галимнәрне дә бирде: СССР Дәүләт премиясе лауреаты, геолог Дамир Фәтхетдинов; Татарстан агробизнесы институты ректоры, икътисад фәннәре докторы Сәлим Шәрипов; математика фәннәре докторы, профессор Иван Ильин; психология институтының гомуми һәм социаль педагогика кафедрасы мөдире, педагогия фәннәре докторы, профессор Роза Вәлиева; Казандагы «Органик синтез» берләшмәсе баш инженерының фән һәм үсеш буенча урынбасары, техник фәннәр докторы, професссор Дамир Сафин, ветеринария фәннәре кандидаты Равил Әхмәтов, биология фәннәре кандидаты Булат Хәсәншин, биофизика өлкәсендә танылган фәнни хезмәткәр Әсхәт Нуруллин, полковник, озак еллар СССР авиациясе һәм Кораллы Көчләрнең генераль штабында һәм фәнни-эзләнү космик технологияләр институтында эшләгән Васыйл Шәрипов һәм дистәләгән район, шәһәр, оешма, предприятие җитәкчеләре, шулай ук белем нигезләрен, тәрбияви аң кануннарын биредә үзләштергән.

Югары уку йортларында белем бирүче укытучыларыбыз – КФУ доцентлары Р.Миңнәхмәтов, А.Вәлиев, И.Шакиров, укытучы А.Гарипова; КамПИда педагогика фәннәре кандидаты Ф.Фарукшина,терлек азыклары җитештерү белән шөгыльләнүче «Восток» җәмгыяте белгече, ветеринария фәннәре кандидаты В.Семенов белән дә без хаклы горурланабыз..

Мәктәбебезнең элеккке укучылары арасында киләчәк язмышларын табиб һәм шәфкать туташы һөнәрләре белән бәйләгәннәр дә шактый. Алар арасында медицина фәннәре докторы, профессор Рабига Сәүдәханова; Татарстанның атказанган табибы Камил Зарипов; Чаллы шәһәренең баш дәүләт санитар табибы Илгизәр Бариев; республика үзәк хастаханәсе табиблары Дамир Җәләлиев, Алсу Сәйфетдинова, Владислав Григорьев, Фәридә Ризатдиновалар – мәктәбебез күрке. Алардан тыш, республикабызның төрле почмакларында   хезмәт куючы табиблар Нәгыйм Ризатдинов, Рафаил Сәлахиев, Наил Имамиев, Марат Вәлиуллин, бертуган Марат, Азат һәм Камил Ногмановлар,  Илдар һәм Илнур Шәрәфетдиновлар; Әлфия һәм Рөстәм Гариповлар; Роза Сафина, Александр Новиков, Әминә Ханова, Нурия Әхмәдиева, Рәмзис Әхмәтов, Равил Фатыйхов, Лилия Миңнәхмәтова, Ирина Григорьева, Миләүшә Хәсәншина, Булат Гыймадиев, Роза һәм Рушания Шәймәрдановалар (герой Зәки Шәймәрдановның кызлары), Ләйсән Гатауллина, Эдуард Шәрипов һ. б. бик күпләрне санарга мөмкин булыр иде.

Хокук сагында торучылар, туган җиребезнең тынычлыгын саклаучылар да шактый. Алар арасында Васыйл Шәрипов, Наил Кәримов, Илдар Шакиров, Рәис Гыймадиев, Равил Йосыпов, Фәнис Садриев, Хатыйп Газизов, Камил Гобәйдуллин, Идрис һәм Рөстәм Кәримовлар, Камил Урматов, Галәветдин, Бариев, Вәкил һәм Рафис Кәбировлар, Алмаз Шәйхиев, Марат Курмаев, Азат Ибәтуллин, Раил Сәетов, Фәрит Маннанов, Равил Вәлиев, Илназ Гыйниятов, Илназ Сабирҗановлар бар. Венера Нуретдинова Татарстан Республикасы арбитраж судында, Лариса Григорьева республикабызның Конституция судында хезмәт итә.

Яшәү чыганагы – игенче, терлекче кулында. Җир-ана безне хезмәт итмәчә, тир түкмичә генә туендырмый. Бик күп укучыларыбыз үзләренең тормышын авыл җирлеге белән бәйләде. Алар бар гомерләрен туган якка, авылны саклап калуга, аны үстерүгә багышлады. Болар – «Почет билгесе» ордены кавалеры К.Кашапов, Татарстанның атказанган механизаторы, Х.Кәримуллин, Татарстанның Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, механизатор К.Сәйфетдинов, И.Ананьев, А.Артемьев, Ф.Гыйниятуллина, Р.Гайфуллин, В.Чернов, Д.Шагина, М.Гаянов, Р.Сафин, Р.Исмәгыйлев, Р.Бариев, А.Романов, И.Кәтиев, Р.Хәйретдинов, А.Бариев, И.Гыйлаҗиев.

Танылган төзүчеләр – бертуган Әнәс, Алмас, Атлас Шәвәлиевләр Котлы Бүкәштә бүгенге көндә укулар алып барыла торган яңа мәктәпне төзеделәр, үзләренең күңел җылысын шул мәктәпкә салдылар. Шулай ук тормыш юлларын төзүчелек һөнәренә багышлаган егетләребез Наил Сәфәргалиев, Рәшит Хәсәнов, Геннадий Евдокимов, Петр Токранов, Ринат Гайфуллин, Валерий Чернов белән дә мәктәбебез коллективы хаклы горурлана.

Ә инде укытучы һөнәрен сайлаган укучыларыбыз турында әйтсәк, алар безнең бихисап күп. Аларның һәркайсы, илебезнең төрле почмакларында уңышлы эшләп, үзен белемле, укымышлы, югары уңышларга ирешә торган мөгаллим итеп күрсәтте. Алар арасында Россиянең, Татарстанның атказанган мөгаллимнәре,  хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә ия булганнары да күп, инде күбесе лаеклы ялда. Гомер-гомергә дәрәҗәле педагоглар эшләгән мәктәбебездә. Бу уңайдан Ленин ордены кавалеры Х.Синдикова, «Почет билгесе» орденына лаек булган Тәнзилә һәм Нәҗип Шәвәлиевләр, «Почет билгесе орденына лаек булган Ф.Каюмова, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булган Ә.Гарипова, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучылары Ф.Шәрәфетдинова, М.Григорьева, З.Ногманова, халык мәгарифе отличниклары Х.Шәрәфетдинов, М.Муллина, В.Иванова, А.Мещерякова, Г.Новиков, М.Новикова, В.Садыйкова, Н.Мөхәрләмова, К.Ахунов, Л.Григорьева, Т.Идрисова, Россия мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән Н.Мифтиева, Н.Әгъзәмова, Ф.Нәсипова, А.Демидова, Н.Сәләхиев, Н.Сибгатуллина, М.Әкъмәлетдинова, К.Нуриева, Р.Мөхәрләмов, Р.Сәләхиева, Россия мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Х.Әдиуллина, М.Нәбиуллин, Р.Фәтхетдинова, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе Р.Гатауллина, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Р.Курмаева, Г.Шәмсевалиева, Г.Юнысова, Р.Хәмидуллина, Г.Илдарханова кебекләрне искә алу урынлы булыр.

Кыскасы, авыл яшәсен, киләчәге булсын дисәң, иң беренче аның мәктәбе булырга тиеш. Без, котлыбүкәшләр, бу яктан бик бәхетле. XXI гасыр бусагасын атлап кергәндә, 2002 елның сентябрь аенда авылыбызда 200 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп бинасы ачылу мәгарифебез үсешенә зур этәргеч ясарга мөмкинлек бирде. Ул районыбызның гына түгел, республикабызның да горурлыгына әверелде. Заманча итеп, зәвык белән төзелгән ике катлы мәктәбебез, чисталык, пөхтәлек үрнәге булып, ерактан ук үзенә тартып тора.

Бүген безнең Котлы-Бүкәш мәктәбенең абруе, даны еракларга киткән. Директор булып эшләгән дәверемдә мәктәбебез үзенең элекке данын югалтмады, тагын да югарырак күтәрде, бик күп нәрсәләр үзгәрде, укыту-тәрбия, хуҗалык эшендә бик зур уңышларга ирешелде. Мәктәбебезнең матди-техник базасын ныгытуга, укыту-тәрбия эшен камилләштерүгә зур көч куела, авыл мәктәбе булуга карамастан, без шәһәр мәктәпләреннән матди-техник җиһазландыру һәм сыйфатлы белем бирү ягыннан һич тә калышмыйбыз. Киң полосалы Интернет, компьютер сыйныфы, мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану – бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп укытырга мөмкинчелек бирә.

общее фото

Нәкыйф СӘЛӘХИЕВ,

Балык бистәсе районы Котлы-Бүкәш урта мәктәбе директоры

Добавить комментарий