Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кызыклы химия» серләрен ача

Яшь чак – күпне белер чак, диләрме әле? Табигатьтә, көнкүрешебездә күпме ачылмаган серләр, искитмәле могҗизалар бар. Кайсы гына үсмернең әлеге хикмәтләрнең серен ачасы, ул тәҗрибәләрне ясап күрсәтеп,...

Яшь чак – күпне белер чак, диләрме әле? Табигатьтә, көнкүрешебездә күпме ачылмаган серләр, искитмәле могҗизалар бар. Кайсы гына үсмернең әлеге хикмәтләрнең серен ачасы, ул тәҗрибәләрне ясап күрсәтеп, яшьтәшләрен дә шаккаттырасы килми икән?! Бигрәк тә химия фәне андый шаккатризмнарга бай инде ул!DSC_0264


Химия белән кызыксынучы укучылар өчен Татарстан китап нәшрияты бик тә шәп бүләк әзерләде: яңарак кына татар телендә «Кызыклы химия» дигән уку ярдәмлеген нәшер итеп бастырып чыгарды ул. Әлеге үзенчәлекле һәм бик тә кирәкле китапның авторы  – КФУның А.М.Бутлеров исемендәге химия институты профессоры, химия фәннәре докторы, Халыкара педагогия академиясе академигы, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фәрит Җамалетдин улы Ямбушев. (Шунысын да искәртик: әлеге китаның фәнни редакторы И.Низамов та, рецензенты С.Гыйльманшина да – нәкъ менә Фәрит абыегыз эшли торган КФУның әлеге химия институтының иң мәртәбәле, милләт җанлы галимнәре). Фәрит ага Ямбушевның бу татар балаларына адресланган беренче китабы гына түгел: ул үзе – ун уйлап табу, 180 фәнни хезмәт, шул исәптән югары уку йортлары өчен татар телендә органик химия дәреслекләре авторы. Бигрәк тә аның моңарчы «Мәгариф» нәшриятында чыккан «Органик химия. Күнегүләр һәм мәсьәләләр», «Органик химия. Лаборатор практикум» дигән китаплары химия фәнен үз иткән татар студентлары арасында бик тә популяр.


Шунысын да искәртик: Фәрит ага Ямбушевның фәндәге төп эш юнәлешләре синтез ысулларын эшләүдән, мышьяк чыгарылмаларының электрон үзлекләрен һәм реакцион мөмкинлекләрен өйрәнүдән гыйбарәт. Ул – мышьяк чыгарылмаларыннан йөрәк эшчәнлеген яхшырта торган, гөмбә, бактерия, микробларга каршы көрәшә алырдай кушылмалар табуга ирешкән, шулар нигезендә полимер стабилизаторлары, нәтиҗәле фунгицидлар барлыкка китереп, дөньякүләм танылу алган химик-галим. DSC_0265Аның «Кызыклы химия» дигән бу яңа китабы да күпләргә химия дәресләрен яхшырак аңларга ярдәм итәр, андагы тәҗрибәләр дәрескә кызыксыну уятыр. Химия без уйлаганча ук хәвефлеме, аны көнкүрешебезнең кайсы өлкәләрендә очратырга мөмкин, нинди элемент кушылмаларыннан йөзләрчә матдәләр алырга була?.. – әнә шундый берсеннән-берсе мавыктыргычрак сорауларга җавап табар. Ә инде химия фәнендә күпме хикмәт-сер яшерелгән дә, шуларның иң кызыкларына ачкыч табарга алынган бу китап! Әйтик, ясалма балны ничек әзерләргә? Сирень яфрагындагы крахмалны ничегрәк ачыклап була? Барлык бозлар да судан гына торамы? Тимерне яндырып буламы? Йомыркадан ансат кына юл белән ничек диафрагма ясарга? Гипстан кислота табу өчен нишләргә? Алтын һәм көмеш эшләнмәләренең чын икәнлеген химик юл белән ничек ачыклап була? пергамент кәгазен ничек әзерләргә? Үзагачтан нинди юл белән ефәк һәм йон алып була? Күмердән  ничек сабын табарга?..  Әнә шундый күпсанлы сорауларга төпле җавап табасыгыз һәм ул тәҗрибәләрне үз кулыгыз белән ясап, сынап карыйсыгыз киләме? Тизрәк Ф.Ямбушевның «Кызыклы химия» китабын кулыгызга төшереп, укып чыгарга ашыгыгыз. Белемегез дә, мавыктыргыч химия фәне белән кызыксынуыгыз да артыр, химиядән БДИны да югарырак балларга тапшырырга ярдәм итәр, шәт.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ