Мактауның чиге кайда?

Бала «дөнья кендеге» була аламы? Аны гел мактап тору дөресме, әллә, киресенчә, артык үсендерү зыянга гынамы?

Альбина ШӘЙГАРДАНОВА,
Чаллы шәһәренең «Калкан» кадет полиция мәктәбе укытучысы

«Май ботканы бозмый»

Баланың һәр шатлыгына куана, аның кечкенә генә уңышын да күрә белергә, баланы мактарга кирәк, дигән фикердә мин. Бүгенге балаларның күбесенә ата-ана назы, мактау сүзләре җитми. Шуңа күрә алар җылылыкны читтән эзләргә мәҗбүр. Интернетны үз итүләре, көне-төне компьютер артында утырулары да шуның нәтиҗәсе түгелме икән әле?! Балаларның Интернетка бәйлелегеннән күпме генә зарлансак та, эштән арып кайткан ата-ананың күпчелеге өчен бу бик кулай, чөнки баласы аны төрле сораулар биреп интектерми.

Бала психологиясе шундый: сабый мактаганны, үсендереп җибәргәнне ярата. Үзегезнең кечкенә чагыгызны искә төшерегез, берәрсе бераз мактап куйса, таулар күчерердәй була идек бит. Май ботканы бозмаган кебек, мактау да беркайчан артык түгел. Балагыз яхшы укый икән, мактагыз, тырышканын күрсәгез, тагын мактагыз. Начар укыган, көчкә «3ле»гә сөйрәлеп баручы баланың салпы ягына салам кыстырып карагыз әле, ул да канатланып, тырышыбрак укый башлаячак. Мисал эзләп ерак барасы түгел. Якын дустымның кызы беренче вакытта мәктәпкә ашкынып бара иде, күпмедер вакыттан соң бу ашкынуы бетте, укуы да начарланды, «3ле»ләр алып кайта башлады. Баксаң, әнисенең укытучысы белән мөнәсәбәтләре «кытыршырак» икән, таякның юан башы исә балага төшкән. Бу кыз аз гына катырак бәрелгәнгә дә бик сизгер, нечкә күңелле. Өйдә бөтен нәрсәне дөрес итеп сөйләп биргән бала, укытучы каршында коела да төшә, белгәнен дә әйтергә курка икән. Дустым укытучыга: «Канатландырып җибәрегез әле шуны, зинһар. Сез мактап берәр сүз әйткән көнне, кая басканын белмичә, шатлыгыннан очынып йөри», – дип тә караган. Ә тегесе: «Мактарлыгы булмагач, нәрсәсен мактыйм?!» – дип кенә җавап биргән.

Укытучы белән уртак фикергә килә алмагач, дустым кызын икенче мәктәпкә күчерде. Шуннан соң баланы алыштырып куйдылармыни! Хәзер мәктәпкә барырга атлыгып тора, «4ле»,«5ле» билгеләренә укый. «Өйгә кайтып кергәч тә: «Әни, укытучы апам мине мактады, тагын аз гына тырышсам, тулы «ударник» булам әле мин», – дип әйтә хәзер», – ди әнисе. Менә бит, мактау нинди көчкә ия! Кайвакыт аванс буларак мактап әйткән сүз дә зур роль уйный – балага тырышырга, уңышларга ирешергә этәргеч бирә.

Психологлар баланы биш яшькә кадәр курыкмыйча мактарга була, ди. Әгәр сезгә балачакта мактау аз эләккән икән, үзегез әти-әни булгач, балаларыгызны да үсендермәскә, дигән сүз түгел әле. Киресенчә, аларга тәмле телегезне кызганмагыз. Әлбәттә, кайвакыт ачуланырга да туры килә. Әмма балага кычкырырга, тавыш күтәреп фәрман бирергә һич тә ярамый. Белинский: «Баланы шулай тәрбияләргә кирәк, ягымлы әнинең яки әтинең бер кырыс карашы аның өчен зур җәза булсын», – дигән. Ата-ана мәхәббәте белән, мактау сүзләре ишетеп үскән бала әдәпле, башкаларга карата да мәрхәмәтле була.

Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА,
Казанның КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры

«Тик торганда мактамыйлар»
Күпчелек ата-ана баласының эшләгән эшен карап та тормыйча: «Әй, молодец, улым, әй, булдыргансың, кызым», – дип, күккә чөеп мактарга тотына. Каян килә ул баланы артык үсендерү, ни өчен ата-аналар «кызыл сызык»ны үзләре дә сизмичә үтеп чыга, арттырып җибәрәләр? Бу нәрсәгә бәйле?

Ата-аналар арасында мактау сүзен әйтү начар түгел, дигән ышану яши. Беренче сәбәп шул. Икенчесе – тормышның кызу темпларда баруы, аңа өлгерергә тырышу, колачлап бетереп булмастай әйберне колачларга азаплану. Өченчесе –  тәкәбберлек. Мин үзем дә һәрьяклап уңган, нишләп әле миннән туган бала яхшы булмасын, дигән нәрсә бар. Күпләр минем кызым шундый, минем улым тегенди, дип хәлдән тайганчы баласын мактый. Минемчә, болай эшләү – хата. Баласы әти-әнисенә ошамаган билге алса, укытучыны гаепләп, мәктәпкә кадәр килеп җиткән, мөгаллимгә канәгатьсезлек белдергән әти-әниләр дә байтак. Укытучы куйган билгене тикшерү, балаңны бөтен нәрсәдән өстен кую – ул шулай ук тәкәбберлектән, баланы «дөньяның кендеге» итеп күрүдән килә.

Дөрес аңлагыз, мин мактауны бөтенләй дә инкарь итмим, баланы вакыт-вакыт үсендереп тору, мактап алу кирәк. Шушы урында бер мисал китерәсем килә. Музыкант сәхнәгә чыга да, халык алдында баш ия һәм шуннан соң гына музыка коралы янына барып утыра. Әле музыкант бер нота да уйнамаган, ә зал гөрләтеп кул чаба. Ни өчен? Әле бит ул бер эш тә эшләмәде. Монда хикмәт нәрсәдә? Бу – сәнгать кануны. Музыкант сәхнәгә күтәрелгән икән, бик күп тырышлык кую нәтиҗәсендә генә сәхнәгә чыгарлык дәрәҗәгә үсеп җиткәнен белеп, аңлап кул чаба тамашачы.

Ә менә көндәлек тормышта, мәктәп, балалар бакчаларында, гаиләләрдә әле бернәрсә эшләмәгән килеш балаларны мактау дөрес түгел, дип саныйм. Әби-бабайлар мисалын китерәм. Алар институт та бетермәгән, психология, педагогика фәннәрен дә укымаган. Ә безне ничек тәрбияләргә икәнен белгән! Үсмер чакта кич чыгасы килә бит. Син ничек кенә арысаң да, аларның үз туксаны туксан. «Кызым, күрше әбиеңә су кертеп бир», – дип, каршы әйтергә урын калдырмый. Көянтә-чиләгеңне алып суга китәсең, күрше әбигә су кертмичә, клубка чыгу юк. Башкаларга ярдәм иткән өчен мактау сүзе алганга сөенә белсен балаларыбыз! Моңа өйрәтергә кирәк. Һичьюгы, өйдә дәү әнисе, дәү әтисенә булышсын, әнисенә, әтисенә ярдәм итсен. Гадәти эшне башкару – ул үзеңә хезмәт күрсәтү генә. Савыт-саба юу, чүп чыгару, өй җыештыру – мактау өчен эшләнә торган эш түгел. Бала гаиләдә теге яки бу эшне башкарганда, өлкәннәр теле белән әйтсәк, рационализаторлык тәкъдиме кертсә, иҗади сулыш өрсә, әлбәттә, мактыйсың. Мактап, эшләргә яратмый торган, тумас борын картайган балалар тәрбиялибез. «Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул». Буыннар картаеп беткәч кенә түгел, бала вакытта да ката, бөгелмәскә әйләнә. Хезмәт – зур табиб. Рухи яктан да, физик яктан да, кешене кеше итеп тота торган әйбер.

Хәзер балаларның күбесе ни ашаганын, нәрсә кигәнен, акчаның каян килгәнен белми. Укуның соңгы көннәрендә югары сыйныф укучысы ашханәдә кизү торганда бер поднос тәлинкәне төшереп вата. Игътибарсызлык, ыгы-зыгы килеп йөрүдән була инде мондый хәл. «Ничек шулай килеп чыкты соң?» – дип сорыйм. «Төшеп китте инде, өч тәлинкә ватылганнан нәрсә булсын?! Мин бит аны иртәгә китереп бирәм», – ди бала. «Каян алып китерәсең?» – дип кызыксынуыма: «Өйдән», – дигән җавап ишетәм. «Син тәлинкә алырлык акча эшләдеңмени?» – дип сорыйм укучыдан. «Юк, әтинеке», – ди ул. Үзем тапкан мал түгел, әтинеке жәл түгел, шушы була инде. Бу – баланы кирәкмәгәнгә мактап, үсендереп тәрбияләүнең ачык мисалы. Әле, тәлинкә китереп бир, димәгән килеш, әтисе эшләп тапкан акчага алынган тәлинкәләрне алып килмәкче. Мин аларның гаилә хәлен белмим, бәлки акчалары иксез-чиксез, санаусыздыр. Ә булмаса? Әти-әнисе, улым алай-болай тәлинкә ватса, түлисе булыр дип, савыт-саба сатып алып куймый бит! Хезмәтнең бәясен аңламау, баланы үсендерү менә нәрсәгә китерә.

©»Гаилә һәм мәктәп» (№7, 2016).

Фотография: www.kindereducation.com

One thought on “Мактауның чиге кайда?

  1. Директор ханым дөрес фикерли. Ата-аналар кирәксә дә, кирәкмәсә дә, үсендерә балаларын. Әллә кемнән туган диярсең! Чит ил китаплары укыйлар да безнең шартларда тәрбияләмәкче булалар. Минем килен дә дә шулай оныкны иркәләп, бозып бетерә. Без үскәндә әнинең күз карашыннан курка идек. Эшләп үстек, кешедән ким-хур булмадык.

Добавить комментарий