Логотип Магариф уку
Цитата:

Математика укытучысы Фирдәвис Дадинны укучылары 60 яшьлек юбилее белән котлый

Бүген укытучыбыз Фирдәвис абый Дадин 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең, чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 70 - 80 яшьләрн...









Бүген укытучыбыз Фирдәвис абый Дадин 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең, чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 70 - 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният-теләкләр бар. Ә хәзергә исә юбилеегыз белән сезне!!!


дадин


Ничек рәхәт! Синең хезмәтеңә
Чын күңелдән “Рәхмәт!”-дисәләр.
Вөҗданың пакь, намусың саф булып,
Хезмәтеңә башын исәләр.Гомерен туган авылына, туган авылы мәктәбенә багышлаган шәхесләр бик күп түгел бүгенге көндә. Ә менә укытучыбыз Фирдәвис абый Дадин - югары уку йортын тәмамлап, үзенең туган авылы Наратлы Кичүдә хезмәт куйган шәхес.
Фирдәвис абый безгә математика фәнен укытты. Аның һәрбер кагыйдәне барып җитәрлек итеп аңлатуы, пөхтәлеге, төгәллеге бүген дә күңелләрдә саклана. Укытучыбызның методикасы гади генә – акбур, такта һәм сөйләм теле. Ул тактага да тәртип белән язуны, сызыкны линейка белән сызуны таләп итте. Без шулай эшли дә идек. Дәрестә сөйләшеп, ниндидер чит эшләр белән шөгыльләнү булмады, андый уйлар башка килмәгәндер дә, чөнки каршыбызда, тырышып – тыршып, математика диңгезендә йөзәргә өйрәтүчебез бар иде.
Укытучыбыз дәрескә һәрвакыт елмаеп, кайгы – борчуларын коридорда калдырып керде, бервакытта да укучыларны начар – яхшыга бүлмәде. Безгә хөрмәт белән карады. Без аның өчен укучылар, кемнеңдер газиз балалары булдык.
Шушы көннәрдә укытучыбыз үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә...
Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген, Венера апаның, яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып, гомер көзегезгә аяк басасыз.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең, чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 70 - 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!!


60 яшь ул гомер чиге түгел,

Әле алда – таңнар, офыклар.
Алда көтә әле зур планнар,
Үстерәсе нәни оныклар.Таң нурлары булып йортыгызга
Ак бәхетләр генә сибелсен.
Түп – түгәрәк булсын тормышыгыз,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.Нурлы еллар гына киләчәккә
Сезне мәңге озата барсыннар.
Сезнең өчен нәни шатлыклар да
Бәхет булып яфрак ярсыннар.
Укучыларыгыз исеменнән Гөлфинә Зәйнетдинова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ