Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары Пермь   өлкәсе Барда районында узган җыенда катнашты   

Бу бәйрәм беренче тапкыр моннан 200 ел элек үткәрелә. Элек анда яшь егетләрне хәрби хезмәткә озатканнар. Хәзер исә татар-башкорт гореф-гадәтләрен саклап калуга, аларны пропагандалауга корылган. “Барда...

Бу бәйрәм беренче тапкыр моннан 200 ел элек үткәрелә. Элек анда яшь егетләрне хәрби хезмәткә озатканнар. Хәзер исә татар-башкорт гореф-гадәтләрен саклап калуга, аларны пропагандалауга корылган. “Барда җыены” үзенең программасы белән татар милли бәйрәмен – Сабантуйны хәтерләтә.


– Барда районында яшәүче 25 мең халыкның 60 процентын башкортлар, 33 процентын татарлар тәшкил итә. Бүгенге көндә милли мәктәпләр бетерелде, татар теле атнага 2-3 сәгать укытыла. Татар телен, милли гореф-гадәтләрне өйрәтү мәктәпләрдә дәрестән тыш чараларда башкарыла, - диде Барда татар-башкорт иҗтимагый үзәге рәисе Сәлим Нәҗип улы Мазин.


“Тол буйлары” җирле телерадиокомпания җитәкчесе Җәүһәрия Габделхакова безне бик җылы кабул итте, үзәктәге массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге белән таныштырды. Биредә тапшырулар татар һәм рус телләрендә әзерләнә. Барда җыенын төп оештыручыларының берсе дә –  Җәүһәрия ханым.


– Бәйрәмдә барлыгы 30 мең кеше катнашуы көтелә. Безгә ел саен күрше-тирә Башкорстан, Татарстаннан  күренекле артистлар, спортчылар килә. Арча районы үзешчәннәре җыр-бию коллективлары туплап алып килә. Бәйрәмдә аларның катнашуы үзе бер ямь өсти. Барда җыены, сабантуйлар – ул һәр ел үткәрелүче милли бәйрәм генә түгел. Ул үзенчәлекле, телне, тарихны, мәдәниятне, традицияләребезне саклаучы матур йола - ди Җәүһәрия Габделхакова.


DSC_0479 DSC_0481 DSC_0494 DSC_0527

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ