Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф.Татар теле» журналының  яңа саны дөнья күрде

«Татар телен япон саклармы?» Журналның бу саны әнә шундый исемдәге мәкалә белән ачылып китә. Исеменнән үк күренгәнчә, мәкаләдә сүз – татар теленең бүгенге язмышы хакында. Татарстанда яшәп тә, кайбер т...

«Татар телен япон саклармы?» Журналның бу саны әнә шундый исемдәге мәкалә белән ачылып китә. Исеменнән үк күренгәнчә, мәкаләдә сүз – татар теленең бүгенге язмышы хакында. Татарстанда яшәп тә, кайбер татарлар үз телен, тарихын белмәгән һәм белергә дә теләмәгән мәлдә башкалабызга Япония, Финляндия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Франция, Эстония, Кытай һәм башка чит илләрдән килгән егет-кызлар татар теле буенча халыкара олимпиадада көч сынашты. Олимпиаданың нәтиҗәләре, андагы үзгәрешләр хакында ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова белән булган әңгәмәне укып таныша аласыз.


МТТ№2


Татар телен мәктәпләрдәге татар теле дәресләре генә саклый ала. Бу – чыннан да, шулаймы?   Күпләрне борчыган әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен,  Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Вазыйх улы ЛОТФУЛЛИН белән әңгәмәне укыгыз.


«Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кергән уку йортлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бу санда әнә шундый белем йортларның берсе – Теләче урта мәктәбе турында мәкалә дөнья күрде.


Шулай ук журналның бу саны татар теле укытучылары өчен генә түгел, тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укытучылары, сыйныф җитәкчеләр өчен дә файдалы булыр дип уйлыйбыз. «Тукайның тормышында һәм иҗатында мәхәббәт»,  «Иске Казан бистәләре буйлап», «Син табигать белән дусмы?» һәм башка темаларга дәрестән тыш чаралар, татар теле буенча дәрес эшкәртмәләре, технологик карталар  урын алды.


Укыгыз: "Мәгариф. Татар теле" - №2


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ