«Мәгариф» журналы бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде (ФОТО)

Шушы көннәрдә «Мәгариф» журналы бүлек мөхәррире Таһир Әюп улы Сабирҗанов ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

тахир

Рәхмәт хатын аңа «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды. Әлеге бүләк Таһир Әюп улы Сабирҗановка Татарстан Республикасы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсен үстерүгә керткән өлеше һәм 60 яшь тулу уңаеннан бирелде.

ФОТО: «Татар-информ» МА (Илнар Төхбәтов).

2 thoughts on “«Мәгариф» журналы бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде (ФОТО)

  1. Тахир абыйны әлеге зур бүләге белән чын күңелдән котлыйм. Ул моңа лаек!

Добавить комментарий