Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы Чирмешәндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының регионара семинарында катнашты

Лашман мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую шартларында алдынгы педагогик технологияләрне куллану тәҗрибәсе» темасына регионара семинар узды. Ча...

Лашман мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую шартларында алдынгы педагогик технологияләрне куллану тәҗрибәсе» темасына регионара семинар узды. Чарада Чирмешәннән тыш, Самара өлкәсе Камышлы, Шентала районнары укытучылары катнашты.


_DSC0669


Семинарның беренче өлешендә 1 нче категорияле укытучылар  Р. Галимова һәм Г. Гайсина ачык дәресләр күрсәтте.
Моннан соң югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р. Газимҗанова хезмәттәшләренә «Укучыларны БРТның инша өлешенә әзерләү» буенча мастер-класс тәкъдим итте.
_DSC0623
Семинарда катнашучылар түгәрәк өстәл артында  да тәҗрибә уртаклаштылар. Милли мәгариф буенча методист Җ. Мотыйгуллина башка районнардан килгән кунакларга Чирмешән укытучыларының туган тел дәресләре бирү үзенчәлекләре турында сөйләде._DSC0653
Сүз уңаеннан, Лашман урта мәктәбендә төрле спорт түгәрәкләре эшләп килә. Шунсы кызык, биредә җәядән ату буенча спортчылар тәрбиялиләр.
_DSC0629

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ