Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы Мамадыштагы дусларында кунакта

«Мәгариф» журналы үзенең 105 еллык юбилее якынлаша барган саен республикабызның төрле төбәкләрендәге дуслары белән очрашулар оештыруны шактый ешайтты. Аның чираттагысы Мамадыш районының Урта Кирмән ур...

«Мәгариф» журналы үзенең 105 еллык юбилее якынлаша барган саен республикабызның төрле төбәкләрендәге дуслары белән очрашулар оештыруны шактый ешайтты. Аның чираттагысы Мамадыш районының Урта Кирмән урта мәктәбендә «Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә мәктәп һәм җәмәгатьчелекнең роле» дигән темага багышланган гамәли конференция рәвешендә узды. Һәм бик тә үзенчәлекле оештырылган иде ул. Күрше Кече Кирмән төп, Түбән Яке һәм Усали урта мәктәпләреннән дә бер төркем укучылар аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә килгән иде анда. Казаннан килгән кунаклары да милләтебезнең берсеннән-берсе мәртәбәле аксакаллары – «Мәгариф» журналының иң актив авторлары иде бит! Күренекле балалар шагыйре, техник фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы Ринат Гали улы Нуруллин, республикабызның уйлап табучылары остазы, һәвәскәр умартачы, исламият гыйлеме белгече Мөхәммәт Йосыф улы Әюпов, Халыкара педагогик белем бирү академиясе академигы, педагогика фәннәре кандидаты, оста шахматчы, ветераннар арасында 200 м лы арага йөгерүдә дөнья рекорды куйган Нәҗип Зәки улы Шакирҗановлар үзләре генә дә ни тора!IMG_6204 IMG_6209


IMG_6207IMG_6217 Очрашу урыны итеп нәкъ менә Урта Кирмән мәктәбен сайлавыбыз да очраклы гына түгел иде. Бердән, Алтын Урда чорына караган Кирмәнчек шәһәрлеге серләрен саклаучы төбәк бу! Икенчедән, киләсе елга Урта Кирмәндә хөррият мәктәбенә нигез салынганга 100 ел тулачак. Ә урта мәктәп буларак ул 1970 елдан бирле эшләп килә. Тик заман җилләре Урта Кирмән мәктәбен дә читләтеп үтмәгән: елдан-ел укучылар саны кимүгә бара. Якын-тирәдәге биш авыл балаларын үзенә сыендырса да, инде укучылары саны дүрт дистәгә дә тулмый. Шулай да район хакимияте бу уку йортын урта мәктәп статусында саклап калу чарасын тапкан. Чөнки педагогик коллективы көчле, уку-укыту һәм тәрбия процессының куелышына да тел-теш тидерерлек түгел. Әйтик, узган уку елы нәтиҗәләре буенча Урта Кирмән урта мәктәбе «Татарстанның иң яхшы 50 авыл мәктәбе» исемлегенә керде. Рус теле, математика, җәмгыять белеме, биология фәннәреннән БДИ күрсәткечләре дә район һәм республика күрсәткечләреннән күпкә югары. Узган уку елында мәктәпнең биш укучысы алты фәннән республика олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүче һәм призер булган. Ә инде Фәннүр Гыйбазов дигән укучылары Россия Президентының махсус премиясенә үк лаек дип табылган.


IMG_6236 IMG_6226Чыннан да, иҗади сәләткә ия, сәнгатьне яраткан шәхесләр тәрбияләнә Урта Кирмән мәктәбендә. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов, эстрадабызның яшь йолдызы, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестивальнең Гран-при иясе Гөлсирин Абдуллина – бу мәктәпнең соңгы еллардагы чыгарылыш укучылары. Ничек алар белән горурланмыйсың, ди!


Укытучылары ничек – укучылары шундый диюләре хактыр шул. Әйтик, «Мәгариф» журналының иң актив авторлары арасында гына да Урта Кирмән мәктәбе мөгаллимнәре дистәгә якын. Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреары, тарих укытучысы Ринат Хәйруллин, биология укытучысы Наилә Фәсхетдинова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Мәрданова, ветеран мөгаллимә Гөлфәридә Шәриповалар – аеруча активлары: үтемле педагогик һәм методик язмалары аша «Мәгариф» журналы укучыларына яхшы таныш алар.


IMG_6310Без, Казан кунаклары да, конференция барышында Урта Кирмән мәктәбе укучыларының да, укытучыларының да җыр-моңга һәвәс, әдәбиятыбызны, татар матбугатын яраткан татар җанлы шәхесләр булуларын күреп, сокланып кайттык.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ