Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» редакциясе Татарстанда Милли мәгарифне үстерү концепциясен әзерләүчеләрне җыйды

Бүген «Мәгариф» журналы редакциясендә Милли мәгарифне үстерү концепциясен тормышка ашыруга багышланган «түгәрәк өстәл» булып үтте. Утырышта Концепцияне төзүче төркем әгъзалары һәм шулай ук аны төзүдә...

Бүген «Мәгариф» журналы редакциясендә Милли мәгарифне үстерү концепциясен тормышка ашыруга багышланган «түгәрәк өстәл» булып үтте. Утырышта Концепцияне төзүче төркем әгъзалары һәм шулай ук аны төзүдә үз көчләрен керткән күренекле шәхесләр катнашты.


 

«Әлеге концепция министрлык тарафыннан гына  эшләнмәде. Аны әзерләүдә ТР Дәүләт Советы да, фәнни оешмалар да, киң җәмәгатьчелек тә катнашты, - дип башлады сүзен ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов. – Белүегезчә, беренче тапкыр Милли мәгариф концепциясе, моннан 25 ел элек, 1991 елда кабул ителгән иде. Әмма ул мөстәкыйль мәгариф системасы өчен төзелгән документ һәм өлешчә үтәлде дә. Быел кабул ителгәне дә буш урында барлыкка килмәде, беренчесе нигез итеп алынды. Концепция – ул, иң беренче чиратта, милли мәгарифне үстерү буенча системалы эшне булдыру. Бүгенге көндә Татарстанда 830 татар балалар бакчасы, 742 татар мәктәбе эшли. Безнең максат – аларны саклап калу, аларның сыйфатын, эчтәлеген баету, эшләрен камилләштерү».



Министр урынбасары сүзләренә караганда, милли телдә укыту программалары, дәреслекләрнең эчтәлеге яңартылачак.


Бүгенге көндә 64 дәреслегебез федераль исемлеккә кертелгән. РФдә яшәүче бер генә халыкның да туган телендә бу кадәр  дәреслеге юк әле. Федераль исемлеккә кертелүнең үз өстенлеге Һәм әһәмияте бар: аларны чит төбәкләрдәге татар уку йортлары да куллана ала. Алдагы уку елында әлеге дәреслекләр исемлеген 120гә җиткерергә ниятлиләр.


Коцепцияга нигезләнеп кадрлар мәсьәләсе буенча да эш алып барылачак. «Милли мәгарифнең төп кешесе – укытучы, шуңа күрә кадрлар мәсьәләсе безнең өчен бик әһәмиятле. Бу өлкәдә Казан Федераль университеты, Яр Чаллы педагогика университеты белән бергә тыгыз эшлибез, проектларыбыз да, килешүләребез дә бар. Эш кузгалды дип әйтергә кирәк. Укытучыларга методик ярдәм дә күрсәтелер», – дип хәбәр итте  Илдар Мөхәммәтов.



Һәрбер районда милли мәгарифне үстерү буенча юл картасы кабул ителергә тиеш һәм тормышка ашырылырга тиеш дигән фикер дә яңгырады.


ТР Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев: «Концепциядән мин, нигездә, канәгать. Әмма аны тормышка ашыру мәсьәләсе бар, - диде һәм үз тәкъдимнәрен җиткерде. - Татар телен дәүләт теле булганы өчен өйрәнергә тиеш дип таләп куймаска кирәктер. Бу отышлы алым түгел. Хәзерге ата-аналарга  билингвизм, хәтта полилингвизмның өстенлекләрен күрсәтү, аңлату уңышлырак булыр иде». Шулай ук ул кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен Милли педагогика институты булдыру кирәклеген дә искәртте.



ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев әйтүенчә, Татарстанда фән һәм мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирелә. «Әгәр дә берәрсе Татарстанда мәгарифкә игътибар аз дип әйтсә, ул дөрес булмас иде. Бүгенге көндә без киләсе елга бюджетны кабул итә башладык. Республика бюджеты 174 млрд сум икән, шуның 50 млрд сумы – мәгарифкә бирелде. Бик күп өлкәләрдә акча киметелә, ә мәгарифкә киләсе елга узып баручы ел белән чагыштырганда 3 млрд сумга артыграк  бүленә», - дип хәбәр итте Разил Вәлиев.



Утырышта катнашкан һәрбер кеше үз фикерен җиткерде. «Түгәрәк өстәлдә» әйтелгән фикерләр «Мәгариф» журналының декабрь санында аналитик материал булып бирелер.


Фото: Султан Исхаков

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ