Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы укучыларны «Фоат Садриев укулары»на чакыра

Укучылар һәм укытучыларның V республикакүләм “ФОАТ САДРИЕВ УКУЛАРЫ – 2018” фәнни-эзләнү конференциясенә фәнни-эзләнү эшләре, иҗади проектлар, презентацияләр кабул итә. “Мәгариф” журналы әлеге конферен...

Укучылар һәм укытучыларның V республикакүләм “ФОАТ САДРИЕВ УКУЛАРЫ – 2018” фәнни-эзләнү конференциясенә фәнни-эзләнү эшләре, иҗади проектлар, презентацияләр кабул итә. “Мәгариф” журналы әлеге конференциянең мәгълүмати партнеры булып тора.


Республикакүләм Фоат Садриев укулары кысаларында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Фоат Садриев иҗаты, шулай ук Мөслим төбәге әдипләре, күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә танылган шәхесләрнең иҗаты өйрәнелә һәм тикшерелә.


1 343


Укучылар һәм укытучыларның V республикакүләм “ФОАТ САДРИЕВ УКУЛАРЫ – 2018” фәнни-эзләнү конференциясе эшендә 7-11 нче сыйныф укучылары һәм гомуми төп, урта белем бирү мәктәпләре, гимназия, лицейларның  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, башлангыч сыйныф укытучылары, балалар бакчасы тәрбиячеләре, мәктәп китапханәләре педагог-китапханәчеләре катнаша ала. Эшләр мөстәкыйль эшләнгән, мәгълүматлар анализланган булырга һәм аларда авторның үз карашы, фикере чагылырга тиеш.


2018 нче елның 15 нче мартына кадәр конференциядә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. 2018 елның 22 нче мартында Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе сайтында roo.mus@tatar.ruII этапкаүтүчеләрнең исемлеге чыга. 1 256


Конференция 2018 нче елның 28 нче мартында 9.00 сәгатьтә «Мөслим гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында үткәрелә. Эшләренең кәгазь варианты чыгыш ясар алдыннан экспертлар комиссиясенә тапшырыла.


Тәкъдим ителә торган мәкаләләр, аудио, видео, фоторәсемнәр, тиешле таләпләр сакланган очракта, укуларны үткәрү көненә кадәр магариф.рфсайтында, ә иң яхшы берничәсе “Мәгариф” журналында чыгачак.


Конференциядә җиңү яулаган укучыларга 1, 2, 3 нче дәрәҗә дипломнар, катнашучыларга сертификатлар тапшырыла.


 

Укучылар һәм укытучыларның V республикакүләм “ФОАТ САДРИЕВ УКУЛАРЫ – 2018” фәнни-эзләнү конференциясен үткәрү НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ