Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең июль саны: татар мәгърифәте тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге

Тиздән укучыларыбыз хөкеменә «Мәгариф» журналының өр-яңа июль саны барып җитәчәк. Әлбәттә, басмабызда иң зур урынны татар, рус телләре, әдәбият, тарих һәм иҗтимагый, төгәл һәм табигать фәннәре буенча...

Тиздән укучыларыбыз хөкеменә «Мәгариф» журналының өр-яңа июль саны барып җитәчәк. Әлбәттә, басмабызда иң зур урынны татар, рус телләре, әдәбият, тарих һәм иҗтимагый, төгәл һәм табигать фәннәре буенча дәрес эшкәртмәләре алып тора. Шулай ук мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, дәрестән тыш эшчәнлек буенча да мөгаллимнәребез һәм тәрбиячеләребез үз эшләрендә файдалана алырлык язмалар күп.


обл_1_№7


Журналыбызны укучылар «Мәгариф сәясәте» бүлеген дә күз йөртеп кенә узып китмәсләр. Бу бүлектәге язмалар берсеннән-берсе кызыклы. Алар көн кадагына да суга торган, мәгариф тарихын да яктырта. «Ялган отчетлар, күз буяу беркемгә дә кирәк түгел» дигән баш мәкаләдә саф татар район-авылларындагы мәктәпләрдә дә укучыларның рус телендә белем алулары һәм бу мәсьәләне хәл итү юллары ачып салына. «Татар милләтенең өмете безгә - киләчәк  буынны тәрбияләүчеләргә төбәлгән» дигән язманың исеме җисеменә туры килеп тора. Монда сүз Казанның 99 нчы балалар бакчасы турында — эшне дөрес оештырсаң, ничек итеп шундый мегаполиста да татар телендә чип-чиста сөйләшүче балалар тәрбияләп булуы хакында бара. Балалар бакчасы мөдире Рита Хәкимова сүзләренчә, хәтта рус милләтеннән булган ата-аналар да татар төркемнәренә балаларын бирергә чират торалар.


 Журналда тарихи вакыйгаларга, даталарга кагылышлы язмалар да үзләренең лаеклы урыннарын алды. Шуларның иң саллысы Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Индус Таһировның күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Мирсәет Солтангалиевнең тууына 125 ел тулуга багышланган «Татарның милли каһарманы» мәкаләсе.


«Мәгариф»нең июль санында «Сорау-җавап» тупламасы һәм журналны укучылар өчен махсус анкета да бар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ