Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәхәббәт әсире      

Әдәбият сөючеләр арасында “Чалы кошы” романын укымаган кеше сирәктер. Укымаучылар Төркиядә төшерелгән нәфис фильмны карап та әлеге китапның эчтәлеге белән танышкандыр. Әсәр беркемне дә битараф калдырм...

Әдәбият сөючеләр арасында “Чалы кошы” романын укымаган кеше сирәктер. Укымаучылар Төркиядә төшерелгән нәфис фильмны карап та әлеге китапның эчтәлеге белән танышкандыр. Әсәр беркемне дә битараф калдырмый, анда ятимә кыз Фәридәнең язмышы гаҗәеп рәвештә мавыктыргыч итеп сурәтләнгән. Төрек язучысы Р. Н. Гүнтәкин (1889-1956) танылган хикәя остасы да. Сезгә аның бер хикәясен тәкъдим итәбез.


Шулай берчакны, мәктәптән кайткач та, Рәсимнең күзенә ниндидер хат чалынды. Яхшы сыйфатлы кәгазьдә яңа язу белән (яңа, латинлаштырылган әлифбаТөркиядә 1928 елда кабул ителә - тәрҗ.) болай дип язылган иде:


«Рәсим бәй, мин Сезне читтән генә яратып йөрүче яшь кенә, бик чибәр бер кызмын... Бу хакта кыюланып әйтергә җөрьәт итәм. Иң зур теләгем – мәхәббәтегезне яулап алып, Сезнең хатыныгыз булу. Әмма дә без икебез дә бик яшьләр әле, шул сәбәпле, берничә ел көтәргә туры килер. Хатларыгызның тышына «сорап алганга кадәр» дип язып куегыз. Чөнки әткәем иске карашлы, беркадәр диндар да кеше. Шуңа да карамастан, очрашуыбызга өметемне өзмим. Үземне сөйгәнегез вә кәләшегез дип исәпләп, Сезнең белән очрашырга хакым бар, дип уйлыйм. Гел өйдә генә утыру – минем өчен әйтеп бетергесез зур газап, ә Сезнең хатларыгыз мине бу авыр газаптан коткарыр иде. Бәдыйга».


Уналты яшен тутырган мәктәп укучыларының һәммәсе кебек үк, Рәсим дә бу тормышта мәхәббәттән дә әһәмиятлерәкнәрсәнең юклыгына инанган иде. Әлеге хатны укып та бетерергә өлгермәде, инде аның йөрәгендә дөрләп ялкын да кабынды: таныш түгел Чибәркәйгә булган сөю хисләре Рәсимнең вөҗүден биләп алды. Кичкырын ул кинога барырга уйлаган иде. Инде бу уеннан да кире кайтты. Бүлмәсенә бикләнеп, кызга озын гына хат язып ташлады. Язган хатын почта тартмасына төшереп җибәргән мәлдә Рәсим әле моңарчы сизелмәгән кичерешләр дөньясында кайнавын тойды. Әйтерсең лә ки, нәкъ менә ун елга олыгайган ул, җитдиләнгән...


Исемен Бәдыйга дип атаган яшь кыз исә Рәсимнең хатларына бик тә пөхтә итеп язылган төгәл җавапларын һич тоткарлыксыз җибәрә торды. Егетебезнең җавап хатлары бер-ике көнгә генә тоткарланса да, чибәркәй «күк күкрәтеп, яшен яшьнәтергә» керешә:


«Саф сөюен Сезгә тәкъдим иткән бичара кызны нигә диеп кенә тилмертәсез икән? Инде болай да дүрт ягымда дүрт дивар... Шул ябык өемнән матур дөньяларга чыга алмагач, мин Сезгә серләремне сөйләдем... Хатларыгызны уку – бердәнбер шатлыгым вә юанычым иде... Их, Сез! Инде килеп, анысын да кыска гына итеп язасыз. Әллә инде ихлас булудан ояласыз дамы? Янә бер үтенечем: хатларыгызны мөмкин кадәр танылырлык итеп язсагызчы!»


Егетебез... Менәт шуннан соң инде егетебез... Үзгәрде. Юк, юк. Дөресрәге, үзгәрә генә башлады әле... Хәзер инде ул кичләрен бүлмәсендә утыра һәм сәгатьләр  буе озын-озын хатлар язарга кереште, күнегүләр өчен каралама да булдырды.


Бәдыйга бик кызыксынучан кыз икән. Хатларының берсендә ул Рәсимгә мондый сорау белән мөрәҗәгать итте:


«Туебыздан соң, ширбәтле айда (өйләнешкәннән соң беренче ай.– тәрҗ.) кай якларга сәяхәт кылырбыз – Италиягәме, әллә Швейцариягәме? Беләсе иде, анда ничек икән? Кешеләр ни рәвешле яшиләр, ни белән шөгыльләнәләр? Юлыбыз кайсы диңгезләр вә нинди мәмләкәтләр аша үтәчәк икән?»


«Сез Габделхак Хәмитбәйнең соңгы китабын укыгансыздыр инде. Языгызчы,   кайсы бүлеге бигрәк тә күңелегезгә хуш килде?» – дип сорый идее Бәдыйга Рәсимнән.


Укучы егетебезгә килсәк, ул сөйгәне каршында дәрәҗәсен бер тамчы да кимсетмәскә карар кылды: көннәр буе тырыша-тырыша җәгърафия һәм әдәбиятка кагылышлы китаплардан үзенә кирәклесен эзләде. Чираттагы хатлары-ның берсендә Бәдыйга Рәсимгә янә үпкә вә шелтәсен белдерде: «Сезнең белән очрашырга булган идем әле менә. Һәм кичә, Сез мәктәптән кайтканда, үзегезне туктатырга да уйлаган идем. Әмма сөйкемле вә яшь кызның сөйгәне булуыгызны, күрәмсең, онытып җибәргәнсез: киемегез җыйнаксыз, ботинкаларыгыз пычранып беткән. Бала-чага шикелле, иптәшләрегез белән кыйнашып йөрмисездер ич? Менә шуңа да, Сезне кыен хәлдә калдырмас өчен, яныгызг акилергә кыймадым».


Хатны укыгач, Рәсим бик тә уңайсыз хәлдә калуына оялып куйды һәм моннан ары гел җыйнак вә пөхтә йөрергә үз-үзенә сүз бирде.


Ә бер тапкыр Бәдыйга сөйгәнен, дәресләр тәмамлангач, өйгә кайтмыйча, төнгә кадәр урамда селкенеп, җил куып йөрүе өчен әрләде. Рәсименең бүтән кызлар  артыннан чабуына ышанасы килми идее аның. Дүрт дивар эчендә тилмерә-тилмерә мәхәббәт утыннан янып-көйгән кызыйны егет ташламас ич инде...


Бәдыйгага җавап хатында Рәсим, аннан кала гомерендә беркемне дә яратмаска ант итте һәм урамда селкенеп йөрүдән дә, кызларга хәтта күз кырые белән генә караудан да ваз кичте.


...Көннәрнең берендә, ахшам алдыннан кичкырын, Рәсимнең әнисе Нәдимә ханым, олы хәсрәте булган кеше кыяфәтендә, ире Әхмәт бәйгә болай диде:


– Аһ, бәй, йортыбызда ниләр булганын син хәтта күз алдына да китерә алмассың. Бәдыйга исемле ниндидер җиңел холыклы бер «себерке» заты улыбызны үзенә өйләндерергә тели. Рәсимнең бүлмәсен җыештырганда мин аның хатларын таптым... Улыбызны югалтабыз бит... Ни булса да эшләргә кирәк... Чарасын тап! Әмма дә, Ходай хакы өчен дим, бер үк кызып кына китә күрмә.   Болай да кызу канлы кеше бит син!..


Әхмәт бәй исә кызып китәргә уйламады да.


– Бер дә борчылма, хатын, – диде ул көлемсерәп һәм, тавышын киметеп, болай дип тә өстәде:


– Улыбызга мәхәббәт хатлары язган әлеге җиңел холыклы зат – мин ул. Үзең беләсең, малайның ялкаулыгы көнләп түгел, сәгатьләп арта бара иде. Мәктәптәге укытучылары да, мин дә, ничаклы тырышып та, ул малайны хәтта дөрес язарга да өйрәтә алмадык ич. Уйладым-уйладым да, уйлап таптым менә. Иманым камил: Рәсимнең теге «кызга» яза торган хатлары анны яңа әлифбаны өйрәнергә дә мәҗбүр итәчәк, киләсе сыйныфка да ул уңышлы күчәчәк. Әйткән иде, диярсең! Элеккеге язуны, бик беләсең килсә, мин үзем дә сиңа хатлар язганга күрә генә үзләштерә алган идем.


Ришат Нури Гүнтәкин


(төрекчәдән Марат Закир тәрҗемәсе)
 
Фоторәсемнең чыганагы: http://www.liveinternet.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ