Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәп бәйрәмнәре» бәйгесен үткәрү нигезләмәсе

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” редакцияләре 1 октябрьдән “Мәктәп бәйрәмнәре” дигән өр-яңа бәйге игълан итә. Анда тәрбиячеләр, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, мәдәният...

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары


 “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” редакцияләре 1 октябрьдән “Мәктәп бәйрәмнәре” дигән өр-яңа бәйге игълан итә. Анда тәрбиячеләр, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, студентлар катнаша ала.


Бәйге мәктәп һәм балалар бакчаларында, гомумән, балалар катнашында уза торган һәр төрле кичәләргә яңа сулыш өрү максатыннан үткәрелә.


 Бәйгене үткәрү шартлары


Бу елның 28 февраленә кадәр календарь бәйрәмнәр, киләсе уку елында юбилейлары булачак күренекле шәхесләрнең иҗат кичәләре, фән предметлары буенча атналыклар, сыйныфтан тыш чаралар өчен яңа сценарийлар, шигырь текстлары (авторларын күрсәтү мәҗбүри), төрле котлау, уен, викториналар һ.б. кабул ителә.


Эчтәлегенә куелган таләпләр


Сыйныфтан тыш чара үрнәкләре заман балаларын кызыксындырырлык булырга тиеш. Балаларның күңел ачуы белән бергә, әхлакый кыйммәтләр, үзегез яшәгән төбәк үзенчәлекләре дә искә алынсын. Эшләр бары татар телендә генә кабул ителә, аларның саны, күләме чикләнми, авторларына кире кайтарылмый. Бәйге шартлары буенча, конкурс эшләре белән бергә, 2017 елның 1 нче яртыеллыгына (6 айга) “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының уртак комплектына (индексы: П2433) язылу турындагы квитанция күчермәсен дә теркәү сорала.


Эшләрне бәяләү


 Конкурс эшләрен бәяләү, плагиатка тикшерү буенча комиссия, жюри составы билгеләнәчәк. Иң яхшы эшләр “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары әзерләгән “Мәктәп бәйрәмнәре” җыентыгында урын алачак. Җыентыкка кергән чара үрнәкләре авторларына матбугатта басылу турындагы лицензияле сертификат биреләчәк. Ә җыентык комплектка язылучыларга яз көне бүләк булып килеп ирешәчәк. Авторларны җыентык тәкъдим итү кичәсенә мөхтәрәм кунак булып чакырачакбыз.


Эшләрне бу елның 28 февраленә кадәр mektep-bairam@mail.ru электрон адресына юллагыз. Почта аша да мөмкин: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2нче йорт, а/т 47 (“Мәктәп бәйрәмнәре” бәйгесенә).


Кадерле тәрбиячеләр hәм укытучылар! Катнашыгыз!  Мәктәп бәйрәмнәрен бергәләп күңелле һәм файдалы итик!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ