Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәп бәйрәмнәре» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары, балалар өчен оештырыла торган төрле кичәләргә заманча сулыш өрү, мөгаллимнәргә методик ярдәм күрсәтү максатыннан, иң яхшы бәйрәм сценарийларына бәйге игъла...

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары, балалар өчен оештырыла торган төрле кичәләргә заманча сулыш өрү, мөгаллимнәргә методик ярдәм күрсәтү максатыннан, иң яхшы бәйрәм сценарийларына бәйге игълан иткән иде. Бәйгедә мөгаллимнәр, балалар бакчалары тәрбиячеләре, өстәмә белем бирү педагоглары һәм китапханәчеләр  катнашты.


Почтабызга бәйге шартлары буенча төзелгән күренекле шәхесләрнең иҗат кичәләре, сыйныфтан тыш чаралар өчен сценарийлар, уен-викториналар – барлыгы ике йөздән артык эш килде. Конкурс эшләрен бәяләү өчен билгеләнгән  комиссия тарафыннан һәр җибәрелгән эш җентекләп укылды, өйрәнелде, антиплагиат программасы аша махсус тикшерелде. Бәйгегә килгән сценарийларның эчтәлегенә, формасына, оригинальлегенә карап, жюри әгъзалары алар арасыннан иң яхшыларын «Мәктәп бәйрәмнәре» дигән җыентыкка бастыру өчен сайлап алды. Җыентыкка керми калган эшләр дә уңышлы булып, сценарий форматына туры килмәү сәбәпле, аларны «Мәгариф» һәм «Мәгариф. Татар теле» журналларында бастыру мөмкинлеге каралачак.


Эчтәлеге, актуальлеге белән үзенчәлекле булган аерым язмаларны туплап, «Мәгариф.рф» электрон журналының махсус санына бирергә булдык. Бу эшләр мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле бәйрәмнәр, дәрестән тыш чаралар үткәргәндә куллану өчен ярдәмлек булыр дип ышанабыз.


logo (1)

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр! Конкурста актив катнашуыгыз өчен барыгызга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Алдагы бәйгеләрдә дә сездән иҗади эшләр көтеп калабыз.


«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе


 


«Мәгариф.рф» (магариф.рф) электрон журналының 75 нче махсус санында басылып чыккан материаллар исемлеге:


1. Гөлчәчәк Сабирова, Резеда Хөснетдинова «Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел»


2. Ләйсән Борһанова, Гүзәл Мөбәрәкшина, Эльза Әхмәтшина «Уртадан аткан чәчәк»


3. Хәния Идрисова «Тукай – безнең белән»


4. Рәмзия Бәдриева «Су – тереклек чыганагы»


5. Рәхилә Сәмигуллина «Йөрәкләрдә – Тукай эзләре»


6. Наилә Сөләйманова «Җирдәге якты йолдыз»


7. Алсу Вәлиева «Хуш мәктәбем – белем учагы»


8. Гүзәл Шәфигуллина «Табигать – Туган йортыбыз»


9. Әнисә Галиева «Бәрәңге бәйрәме»


10. Эльвира Токранова «Халыкчан Тукай»


11. Дилбәр Фәхретдинова «5 ленең бәйрәме»


12. Гөлфия Сәфәргалиева «Сәрдекландиягә сәяхәт»


13. Дания Газизова «Туган илне саклау – егет эше»


14. Фирдәвес Ихсанова «Уен – милли тәрбия чарасы»


15. Ленара Гыйбадуллина «Илһам Шакиров иҗатына багышланган КВН»


16. Ләйсән Вәлиева «Барып җитсен сиңа рәхмәтем»


17. Эльмира Вагыйзова, Алия Вишнякова «Мәзәкләр кичәсе»


18. Алсу Вәлиева «Хуш мәктәбем – белем учагы»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ