Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптә яулыкка урын бармы?

Соңгы вакытларда мәгариф өлкәсендә иң кайнар һәм хәтергә уелырлык бәхәс, мөгаен, яулык темасынадыр. Яңа стандартлар, яңа программалар кертү кебек мәсьәләләр киң җәмәгатьчелеккә кызык та түгел кебек. Х...

Соңгы вакытларда мәгариф өлкәсендә иң кайнар һәм хәтергә уелырлык бәхәс, мөгаен, яулык темасынадыр. Яңа стандартлар, яңа программалар кертү кебек мәсьәләләр киң җәмәгатьчелеккә кызык та түгел кебек. Хәер, болар гына түгел, көннәр язга авышуга ук хатын-кызларның “чишенеп” ташлавы да, интим клиплар да, “пошлый” музыка да... берсе дә кызык түгел. Халыкка да, прокурорларга да, журналистларга да. Ә менә мөслимәләрнең башындагы яулыгы күпләргә, бигрәк тә түрәләргә тынгы бирми. Журналистлар теле белән әйткәндә, көн кадагына суккан актуаль тема!


 
Россиянең яңа тарихында хиҗапка каршы көрәш моннан 13-14 ел элек паспортка яулыктан төшүне тыюдан башланган иде. Бүген дә тынганы юк: укып, ишетеп торабаз, әледән-әле РФнең төрле өлкәләрендә яулыклы кызларны мәктәпкә кертмиләр. Мондый очракларның соңгысы узган ел ахырында Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбендә булды. Дөресрәге, бу юлы укучыларны түгел, яулыклы укытучыларны мәктәпкә якын китерергә теләмәделәр.

Азюрка мәктәбендәге проблема кичә Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә  дә күтәрелде. Сорауга җавап итеп РФнең баш мөгаллиме – мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәптә хиҗаптан йөрүгә каршы булуын белдерде. Министр моның, нигездә, шәхси фикере икәнлегенә үзе үк басым ясады. Дөрес, ул сүз башында законга сылтама ясарга омтылды, әмма чыганакны дөрес күрсәтмәде: “Мәктәптә хиҗапка урын юк икәненә Конституция мәхкәмәсе карар чыгарды инде”, – дип әйтте. Чынлыкта, юристлар раславынча, хиҗап хакында Конституция мәхкәмәсе бер карар да чыгарганы юк әле. “Аллаһка ныклап инанучы кешеләр дини атрибутикага, бигрәк тә мәктәптә, шулкадәр зур әһәмият бирә, дип уйламыйм. Бу минем шәхси фикерем. Мин ни әйткәнемне яхшы аңлап  җавап бирәм”, – диде Васильева.


Азюрка мәктәбендәге хәлләргә Татарстан да үз карашын белдерде. Яклап та, каршы чыгып та. Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мөслимәләрне хуплап, үз сүзен дәлилле һәм саллы итеп әйтте. “Яңа гасыр” каналының “7 дней” тапшыруы да ( алып баручы – “Яңа гасыр” каналының генераль директоры Илшат Әминов) үз сүзләрен дәлилләргә тырышты. Төп фикерләрен бер җөмлә белән генә әйтсәк, “татарларда хиҗап кию гадәте булмаган, ә калфак кигәннәр”, диделәр һәм шушы фикерне расларга омтылдылар. Омтылдылар гына, чөнки тарихның тере шаһитлары – үзләрен белә-белгәннән бирле яулык ябып йөргән 70-80 яшьлек апа-әбиләребез исән-сау бит әле. Илшат Әминов, шулай ук, үзенең шәхси фикерен дә белдерде: мәктәптә хиҗапка урын булырга тиеш түгеллеген кистереп әйтте.


IMG_2804


Бу урында РФ Конституциясенең 28нче маддәсен  искә төшереп үтәсе килә: ил гражданнары дини һәм башка төр инануларын ирекле рәвештә сайлавы, аларда күрсәтелгән таләпләр буенча яши алуы турында бәян ителә анда. Шулай ук Төп Канунның 19нчы маддәсендә гражданнарның социаль, милли, дини һ.б. хокукларын чикләүнең теләсә нинди формада тыелуы хакында сүз бара. Законда ап-ачык итеп бәян ителсә дә, “яулык мәсьәләсе” белән шөгыльләнүче юристлар, адвокатлар Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп мөслимәләрнең хокукларын яклап булуына ышанып бетми. Исламофобия үз эшен эшләр дигән шикләре бар.


Илебездә генә түгел, дөньякүләмендә дә исламофобиянең көчәюе без, татарларга да зур сынау. Бар яктан да. Бигрәк тә иман ягыннан. Иманы камил кеше, аеруча ир-атлар, алар арасыннан да тарихны, гомумкешелек мәдәниятен, яхшы дип әйтмим, һич югы азмы-күпме белүчеләр хатын-кыз башындагы яулыкка, дөресрәге, бер кечкенә генә чүпрәк кисәгенә каршы көрәшми һәм көрәшмәячәк тә!


Аңлаган кешегә аңларлык ич: җир шарындагы өч төп дин вәкилләре мөселман, насара, яһүд хатыннары элек-электән хиҗаптан йөргән! Гореф-гадәт булган өчен түгел, үзләренең пәйгамбәрләре алып килгән китапларда: Коръән, Инжил һәм Тәүратта Аллаһы Тәгалә шундый әмер биргән өчен.


Хиҗапка каршы көрәш – иң мәгънәсез көрәш ул. Чынлыкта, танырга теләсәк тә, теләмәсәк тә, Аллаһы Тәгаләнең әмеренә каршы килү бу, шуңа күрә моннан да мәгънәсезрәк көрәш юк һәм була да алмый.


Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров:


Кемдер башка конфессия вәкилләре белән әңгәмә төзергә өйрәнә, ягъни аларның башка төрле булуларына хакларын таный. Кемдер барысын да таптарга, күптөрлелекне күздән югалтырга тели. Миңа калса, менә бу мөселманнарга гаеп ташлаулар илебезнең этносферасына, хөкүмәтнең мәдәни, милли һәм дини күп төрлелекне ныгытуга, халыкларыбызның үзенчәлекле гореф-гадәтләрен саклап калуга юнәлтелгән конфессиаль сәясәткә туры килми.



Гүзәл Сөләйманова-Вәлиева, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры:
Мәктәп дөньяви уку йорты дип, Россиянең кайбер төбәкләрендә мөселман кызларына мәктәпкә яулыктан йөрергә рөхсәт итмәүләренә минем карашым тискәре. Чөнки яулык ул башны гына яба, битне түгел. Яулыкны тыю - ул кешенен киемен регламентка кертә һәм анын гомуми хокукларын боза. Шулай ук РФ гражданнарының  илнең төп кануны - Конституциядә билгеләнгән хокукларын да боза.


Сәясәт белгече Руслан Айсин:


Россия президентының яулык мәсьәләсен мәктәп җитәкчелеге хәл итә дигән сүзе дөреслеккә туры килеп бетми. Бөтен мәктәпләр, район, шәһәр мәгариф идарәләре, министрлыклар хакимият вертикаленә буйсына. Чынлыкта мәктәп бернәрсәне дә үзе хәл итә алмый. Яулык мәсьәләсе дә җирле хакимиятләр карашына бәйле булып чыга... Шул ук вакытта Урыс православ чиркәвенә бернинди каршылык юк, мәктәпләргә православ мәдәният дәресләрен кертүне беркем тыймый, киресенчә, дәүләт аны популярлаштыра гына.

 Фотосурәтнең чыганагы: https://informnapalm.org/17641-molodye-tatarky/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фәхишәлек ,әйтергә тел әйләнмәслек күренешләр зур колач алды.Шулар турында уйланырга, бер җенестән «гаилә» коручыларны җавапка тартырга, акыл өйрәтергә кирәк. Яулык киюче күбәйсә, аннан ни зыян? Элек татар хатын-кызлары гына түгел, рус хатын-кызлары да бик матур, чәчәкле шәл-яулыклар кигәннәр бит. Автор: Алия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ