Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәрҗани оныклары Ташкичүдә очрашты

2018 ел мәшһүр татар галиме, гомумтөрки-татар, Казан татарлары тарихын өйрәнгән тарихчы, мәгърифәтче, дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу һәм Республикабызда агымдагы ел аның...

WhatsApp Image 2018-03-30 at 10.59.182018 ел мәшһүр татар галиме, гомумтөрки-татар, Казан татарлары тарихын өйрәнгән тарихчы, мәгърифәтче, дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу һәм Республикабызда агымдагы ел аның исеме белән игълан ителүе белән истәлекле. Ш.Мәрҗани Әтнә төбәгенең Ябынчы авылында туып үссә дә, мөгалимлек хезмәтен Арча районы Ташкичү авылында башлап җибәргән. Шул уңайдан бүген биредә, мәгърифәтченең исемен мәңгеләштерү максаты белән, “Милләте өчен бәһа җитмәс хәзрәт” дип исемләнгән I республика күләм Ш.Мәрҗани укулары узды. Конференциядә Татарстанның 16 районыннан урта һәм югары сыйныфларда укучы балалар биш секциядә үз эшләрен якладылар. Чарада мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, Мәгарифне үстерү институты белгечләре, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Республиканың төрле матбугат чаралары вәкилләре катнашты. Кунаклар конференция ачылу тантасы барышында Ш.Мәрҗани музее белән таныштылар.98dc57f3-8586-460f-9f6e-0b3fc43f0037


Секцияләрдә эш тәмамлангач, катнашучылар һәм кунаклар хөкеменә “Гыйлемлелекнең башы Ташкичүдә башланды” әдәби-музыкаль композициясе тәкъдим ителде. Соңыннан җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.5c05bbea-5fc3-4c06-9a68-7e08f131b506

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ