Логотип Магариф уку
Цитата:

Наис Гамбәр исемендәге музей

Татарстанда әлегә андый музей юк. Әмма якын киләчәктә Мөслим районында  күренекле замандашыбыз исемендәге туган якны өйрәнү музее барлыкка килергә мөмкин.Аның үзенә күрә җитди сәбәпләре дә бар! Ниндил...

Татарстанда әлегә андый музей юк. Әмма якын киләчәктә Мөслим районында  күренекле замандашыбыз исемендәге туган якны өйрәнү музее барлыкка килергә мөмкин.


Аның үзенә күрә җитди сәбәпләре дә бар! Ниндиләр дисезме? 1989 елда Мөслим районы башкарма комитеты шагыйрь Наис Гамбәргә Туган якны өйрәнү музеен оештыруны йөкли. Үз ягының фидакәр улы район җитәкчелеге куйган әлеге хезмәтне намус белән башкарып чыга. Иске типография бинасын рәссам Рәйхан Хантимеров белән бергә яңартып, аңа туган җире турында өч меңнән артык экспонат туплый. Арада безнең эрага кадәр Мөслим туфрагында яшәгән динозаврлар, мамонт сөякләреннән алып, игенче халыкның тормышын күзалларлык  тегермән ташы һәм тимер сукасына кадәр барлык кирәк-яракларны да күрергә була. Күренекле замандашыбыз әлеге музейның беренче директоры да булып эшли. Хәзер Н.Гамбәр эшләгән агач йорттагы бәһа биреп бетермәслек әлеге хәзинәләр ике катлы яңа музей бинасына урнаштырылган. Әгәр исән булса, быелның 25 августында танылган шагыйрь һәм әдәбият белгеченә  70 яшь  тулар иде.


0_f2bb8_63a62e3c_orig Наис Гамбар старое здание музея


DSC_0321 DSC_0317 DSC_0320

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ