16 октябрь 2024 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Гаилә һәм мәктәп» журналының октябрь санына күзәтү
Октябрь
-
Рособрнадзор биш югары уку йортына кисәтү ясады
Рособрнадзор ике югары уку йортының белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияне гамәлдән чыгарды: «Якут гуманитар институты» һәм «Кубань Мәгълүматлар институты». Бу Рособрнадзорның яңа бирелгән күрсәтмәләрен үтәмәү белән бәйле.
-
Казан мәктәпләрендә көзге каникуллар иртәрәк башлана
БРИКС саммиты уздырулы сәбәпле Казан укучылары 21-28 октябрь көннәрендә каникулларга китәчәк. Шул ук вакытта Татарстанның башка муниципалитетларында көзге каникуллар көннәре үзгәрмәде , каникул 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булачак дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Бөтенроссия киңәшмәсендә: тарих буенча бердәм дәреслекләр әзерләү һәм тәрбия эшен оештыру мәсьәләләре
Мәскәүдә региональ мәгариф министрлыгы башлыклары, югары уку йортлары ректорлары һәм Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы федераль балалар үзәкләре җитәкчеләре катнашында бөтенроссия киңәшмәсе башланды.