26 февраль 2025 яңалыклары
-
«Черек күл» паркында Май чабуны бәйрәм итәчәкләр
1 март көнне «Черек күл» паркында Май чабуны бәйрәм итәчәкләр. Кунакларны бай программа көтә: концерт, һөнәрчеләр зонасы, коймак һәм традицион тәм-томнар белән фудкорт, шулай ук тарихи реконструкция клубы мәйданчыгы.
-
Рамазан – изгелекләр ае
Рамазан аенда Татарстанның барлык мәчетләрендә җәмәгать белән тәравих-намазлар укылачак. Кайбер мәчетләрдә тәравих вакытында Коръәнне хәтем кылалар – Кәлам Шәрифне тулысы белән укып чыгалар. Бу хакта бүген Татарстан Диния нәзарәтендә Рамазан аен үткәрү тәртипләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
-
Есенин шигырьләре татар телендә
Бүген, 26 февраль, 17:00 сәгатьтә Казандагы М. Горький һәм Ф. Шаляпин музеенда Сергей Есенин иҗатына багышланган «Мин бу җирдә бер узгынчы гына...» дип исемләнлән шигъри фатирник узачак.
-
«Свияжский уезд: Возрождение» фильмын тәкъдим итәчәкләр
2 март көнне «Свияжский уезд: Возрождение» фильмын тәкъдим итәчәкләр.