Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада – «Туган батыр» турниры

Шәһәр буларак Идел буе Болгары дәвереннән үк мәгълүм кала ул Алабуга. Август аенда ул үзенә нигез салынуның 1015 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, әле күптән түгел генә Иде...

Шәһәр буларак Идел буе Болгары дәвереннән үк мәгълүм кала ул Алабуга. Август аенда ул үзенә нигез салынуның 1015 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, әле күптән түгел генә Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми төстә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үткән идек. Һәм шушы ике юбилейны зурлап билгеләп үтү ниятеннән Алабуга  каласы үзендә 22 – 24  июль көннәрендә, Татарстанда беренче тапкыр буларак, җәядән ату буенча «Туган батыр» дигән Бөтенроссия турниры уздырырга булды. Ул борынгы Алабуга шәһәрчегендә X гасырның борынгы Болгар мәчете янындагы мәйданда үтәчәк. Шәһәр кунаклары табигатьнең матурлыгына сокланып кына калмыйча, борынгы мохиткә чумып, палатка шәһәрчегендә дә яши алачак. 
15 июльгә кадәр әлеге турнирда катнашырга  җыенучылардан гаризалар кабул ителә. Бүгенге көндә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Башкортстан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Казанда яшәүче илледән артык укчыдан гаризалар алынган инде.
«Ни өчен әлеге турнирга Туган батыр дигән исем бирергә булдылар икән?» – дип кызыксынуыгыз да мөмкин. Моның үзенә күрә хикмәте бар.
Туган батыр – үзенә кешелек кыйммәтләрен һәм халык мирасын туплаган һәм аны дөньяга таныткан татар каһарманы образы ул.  
Турнир халыкларның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, җәядән атуны популярлаштыру, мәртәбәле ярышларда Россия Федерациясен тәкъдим итә алырдай югары квалификацияле җәядән атучыларны ачыклау, әзерләү һәм камилләштерү максатын күздә тотып оештырыла..
Анда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 10 – 15 яшьлек балалар да катнаша ала. Уктан атучылар халык тарихи костюмнарыннан булырга тиеш.
Ярышлар сигез этапта узачак: разминка, биатлон, һөҗүм, тизлеккә ату, тездән ату, фронталь стойкадан ату, төрек путасы.  
Турнир кысаларында кунаклар да, катнашучылар да борынгы Болгар цивилизациясе тарихы белән таныша, танылган Болгар әмире Ибраһим I Мөхәммәднең идарә итү көчен тоя алачак, борынгы фортификацияләрне, ныгытма һәм саклау валларын күрәчәк, утта әзерләнгән тәмле ризыкларны авыз итәчәк.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ