Логотип Магариф уку
Цитата:

Төн «кошлары»

Күрше апаның әле дә сөйләгәннәре истә...

«Кызыбыз төнлә уяна да өй буенча йөри башлый. Үз-үзен белештерми, кая барганын аңламый. Әллә ничә тапкыр урамга чыгып китәргә талпынды, чак тотып калдык». Бер куркыныч фильмнан өзек диярсең. Баксаң, бу күренешкә медицина атамасы бар икән – сомнамбулизм дип атала ул. Сомнамбулизм сүзе «йокы» һәм «йөрү» дигәнне аңлата.  Икенче төрле аны лунатизм дип тә атыйлар. Әлеге күренеш турында балалар табибы, невролог Ильина Лариса Леоновнадан сораштык.
–             Лариса Леоновна, балалар төнлә нигә йөри?
– Балаларда лунатизм яки сомнамбулизм күренеше еш очрый. Төнлә йөрү, гадәттә, үсә төшкәч бетә. Ләкин әлеге проблеманы игътибарсыз калдырмаска киңәш итәр идем, чөнки лунатизмның сәбәпләре шактый җитди булырга мөмкин. Бу халәт үзе тирән йокы фазасында хилафлыклар барлыгы турында сөйли. Әлеге фазада аңның активлыгы кимегән була. Шуңа да кеше бу вакытта үзенең тәнен контрольдә тотмый, һәр хәрәкәтен автомат рәвештә башкара.
Балалар ешрак дүрт яше тулгач йөри башлый. Бу яшьтә баланың йокысына игътибарлырак булырга кирәк. Яшүсмерләрдә сомнамбулизм җитлегү чорына җиткәндә – 12– 15 яшьләрдә тәмамлана, сирәк очракларда 17– 18 яшькә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Төнлә йөрү уртача 30 минут дәвам итә, иң аз дигәндә – 15, күп дигәндә 60 минут чамасы булырга мөмкин.
–             Лунатизмның сәбәпләре җитди, дидегез, алар нинди?
– Тәгаен генә бер сәбәпне аерып күрсәтергә мөмкин түгел. Аеруча еш очрый торганнарын әйтеп үтәм: нәселдән килү – әгәр сез кечкенә чакта төнлә йөргәнсез икән, балаларга да бу халәт күчәргә мөмкин. Борчылу – еш кына сомнамбулизм күренешенең сәбәпчесе нәкъ шул, ягъни баланы нәрсәдер борчыса: өйдә әти-әни еш талашса, яшьтәшләре белән начар мөгамәлә булса, әгәр аны еш ачулансалар, җәза бирсәләр – бу да төнлә «торгызу» өчен «сөрән». Эпилепсия – әлеге җитди авыруның беренче билгеләре төнге йөрүләрдән башлана. Әгәр баланың кул-аяклары калтыраса, сагаерга сәбәп бар дигән сүз. Баланың эмоциональ булуы да сомнамбулизм күренешен китереп чыгарырга мөмкин. Сабыегыз мультфильм яки берәр тапшыру караганда, электрон уеннар уйнаганда хисләргә артык бирелә икән, төнлә борчылуы, хәтта йөрү куркынычы арта. Баш җәрәхәтләре, нерв системасы авырулары, физик нагрузка һәм аңга-зиһенгә көч килү дә шушы  күренеш барлыкка килүгә сәбәп була ала. Әти-әниләр өстәмә белем бирү максаты белән балаларын күпсанлы түгәрәкләргә, шулай ук спорт секцияләренә йөртүдә чама хисен сакласыннар иде.
–             Баланың төнлә сөйләшүе дә шуның галәмәтеме?
– Әйе, еш кына бу да сомнамбулизм күренеше нәтиҗәсе булырга мөмкин. Баланың төнлә сөйләшүе куркыныч түгел, чөнки алар әле бик хисчән, төшләнеп, берничә җөмлә әйтеп алулары гадәти хәл дә булырга мөмкин. Әмма бу сирәк күзәтелергә тиеш, һәр төндә сөйләшү баланың сомнамбулизмнан интегүен  күрсәтүче билге булуы ихтимал. Әгәр ул шуның өстенә кычкыра, елый икән, кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итү мәслихәт. Шулай ук зуррак яшьтәге бала шушы күренештән интегеп йоклый алмаса, иртән йокысы туймаса да, белгеч фикерен белү зарур. Ә инде уналты яшьтән соң сомнамбулизм дәвам итә икән, табибка баруны кичектерергә ярамый, чөнки ул хроник авырулар китереп чыгару белән тәмамланырга мөмкин.
–             Лунатизмның тышкы билгеләре йөрү, сөйләшү генәме?
– Юк, бу халәттәге баланы түбәндәге билгеләр буенча да танып була. Ачык күз карашы билгесез юнәлештә булырга, күз карасы киңәергә мөмкин. «Таш» йөз, ягъни анда бернинди мимика, хис шәйләнми. Караңгыда караватта утыру – сабый шул килеш тә «йоклый» ала. Максатсыз гамәлләр – мисалга, бала ябык йорт ишеген ачарга тырыша яки мәктәп портфелен тутыра башлый. Үз-үзе белән сөйләшүче бала да бу халәтне кичерә – ул аңлаешлы җөмләләр әйтә һәм үзенең сорауларына үзе җавап бирә. Баланың чит урында уянып китүе дә лунатизм турында сөйли. Мисалга, еш кына бу халәттәге балаларның урамга яки подъездга чыгып йоклап киткән очраклар бар.
–             Мондый симптомлы балалары булган әти-әниләргә нишләргә?
– Иң беренче, катгый киңәш – баланы уятмаска. Чөнки ул югалып калачак һәм көчле стресска дучар булачак. Ә бу аның психик яктан сәламәтлегенә йогынты ясарга мөмкин. Иң әүвәл, балагызны йокы урынына сак кына илтеп салыгыз, ачуланмагыз, җайлап кына сөйләшегез. Йорт-җирне җәрәхәтләнү куркынычын тудыра торган җиһаз-әсбаплардан арындыру кирәк. Чөнки лунатизмда иң куркыныч нәтиҗәләренең берсе – баланың үз-үзен белештермичә җәрәхәтләнүе. Лунатизм халәтендәге баланың эпилепсия, неврологик һәм психосоматик авыруларга юлыкмавын кайгыртып, табиб-неврологка күрсәтү шулай ук бик мөһим. Ул кирәкле тикшеренү билгеләячәк, шуларның берсе – йоклаганда үткәрелгән электроэнцефалограмма. Шулай ук балада йокы әдәбе тәрбияләргә киңәш итәм: ятарга  2– 3 сәгать кала хәрәкәтчән, эмоциональ уеннар уйнамаска, телевизор һәм гаджетлар карамаска, иң яхшысы – кечкенә балаларга матур әкият уку, ә зурраклары белән тыныч, уңай темаларга сөйләшү. Көн дәвамында да баланың эмоциональ халәтен күзәтеп, артык хис тудыручы  хәлләрдән сакларга кирәк. Аның төнге йокысы 7– 8 сәгатьтән дә ким булырга тиеш түгеллеген дә онытмагыз.

 

Әдилә Борһанова

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ