Һәркемнең үз Ватаны
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре хакында дистәләрчә китаплар язылган.
Рафаэль Мостафин, Исхак Зәбиров, Абдулхан Әхтәмҗан кебек авторларның эзләнүләр нәтиҗәсендә туган документаль хезмәтләр, Шәйхи Маннур, Габдрахман Әпсәләмов, Әнвәр Давыдовларның роман-повестьлары, Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин, Әхәт Гаффар кебек драматургларның сәхнә әсәрләре Муса исемен мәңгеләштерүгә үз өлешен кертте. Күптән түгел Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгын заман күзлегеннән торып тасвирлаган яңа китап дөнья күрде. Ул – шагыйрь Рафис Корбан иҗат иткән «Ватан» романы. Автор белән корган әңгәмәбездә сүз әсәрнең каһарманы Муса Җәлил һәм Ватан образы турында бара.
И.Н.: Муса Җәлилне патриот буларак һәм шагыйрь буларак танысак та, аның тормышы турында аз беләбез. Бигрәк әсирлектәге вакыйгаларны күз алдына китерү читен. Еллар узган саен, чын Җәлил бездән ерагая барды, чөнки совет укучысына аның тормышы гел берьяклы гына күрсәтелде. Яңа романны укып чыккач, мин үзем өчен күп яңалык ачтым, җәлилчеләр тормышындагы моңарчы белмәгән хәлләрдән хәбәрдар булдым. «Идел-Урал» легионы, аның тарихы, Октябрь инкыйлабыннан соң ватаннарын ташлап чит илләргә китәргә мәҗбүр булган татар эмигрантларының аянычлы да, гыйбрәтле дә язмышы хакында мондый әсәрнең әлегә хәтле язылганы юк иде шикелле. 75 елдан соң Җәлил һәм җәлилчеләр турында ниндидер яңа сүз әйтү мөмкин түгел кебек тоела. Шул күзлектән чыгып караганда, бу романны язарга алыну күпмедер батырлык та сорый кебек. Иң башта күңелдә: «Автор әлеге темага нинди максат белән тотынды икән?» – дигән сорау туа.
Р.К.: СССР таркалганнан соң, бу илдә яшәүчеләр күңелендә Ватан, милләт, туган тел, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек кыйммәтләргә карата караш тамырдан үзгәрде. Шул исәптән Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең каһарманлыгын да шик астына алган, хәтта аларны төрлечә гаепләгән, каралтып күрсәткән әдәби әсәрләр, матбугат язмалары дөньяга чыкты. Үзләрен милләтче дип санап йөргән ул авторларга карата күңелдә нәфрәт уянып, былтыр мин, ниһаять, шушы романны язарга җөрьәт иттем.
Матбугаттагы ачык мәгълүматлардан күренгәнчә, Бөек Ватан сугышы башлануның беренче егерме биш көнендә үк 700 меңнән артык совет солдаты әсирлеккә төшә. Сталин аларның барысына да «сатлык җан» дигән мөһер суга. Сугышның беренче елында әсирлеккә дучар булган миллион ярым солдатның 1941–1942 еллар кышында лагерьларда ачлыктан интегеп, суыктан өшеп үлүе билгеле. 1941–1945 елларда 5,75 миллион тоткын совет солдатының 3,3 миллионы һәлак булган. Муса Җәлил тоткынлыкта булган Демблин лагеренда гына да 1941–1942 елның кышында 17 мең әсирнең 15 меңе туңып һәм ачыгып, якты дөнья белән хушлашкан. Башка ягын уйламыйча, шул мәсьәләне генә күздә тотканда да, әсирләрне ач үлемнән коткарып калу өчен легион оештыру ул вакытта бердәнбер дөрес юл була дип уйлыйм.
Әйе, легионерлар үз өсләренә фашистик Германия солдатлары киемен кияргә мәҗбүр. Ләкин Муса һәм аның көрәштәшләре, тормышларын куркыныч астына куеп, легион солдатлары арасында, Кызыл Армиягә каршы сугышка җибәрелгәннән соң, коралны фашистларның үзләренә каршы юнәлтергә дигән пропаганда алып бара. Һәм, моның нәтиҗәсе булып, Белоруссия партизаннарын юк итү өчен озатылган 900 кешелек (алар белән 60–70 фриц командалык иткән) беренче татар батальоны 1943 елның февралендә, барлык командирларын юк итеп, партизаннар ягына чыга. Калган батальоннарны инде фашистлар СССР территориясенә җибәрергә җөрьәт итми.Сугыштан соң исән калган легионерларның барысы да диярлек, хөкем ителеп, ГУЛАГ лагерьларына озатыла.
Мусаның каһарманлыгы яшерен оешма оештыруда гына түгел. Ул гаять авыр төрмә шартларында әсир сугышчыларның рухын күтәрә торган, Туган илгә, Ватанга тугрылык хисе тәрбияли торган шигырьләр иҗат итә.
И.Н.: Әсәрнең исеменә җаваплылыгы белән сискәндерә торган сүз сайлагансыз: «Ватан». Бу адымга барганда, нинди максатны күз алдында тоттыгыз?
Р.К.: Безне кечкенәдән «олуг ватан», «кече ватан» дигән төшенчәләр белән тәрбияләп үстерделәр. Әмма Ватан ул һәркем өчен берәү генә була. Аның олысы, кечесе юк. Ватан ул – бабаларыңнан мирас булып калган, атаң-анаң үскән изге туган туфрагың, газиз анаң биләүсәгә биләп бишегенә салган, әткәң нигезен корган туган өеңне саклаган туган җирең. Һәр кеше ватан дигән нәрсәне үзенчә күз алдына китерә, үзенчә аңлый. Һәркемнең күңелендә йөргән үз Ватаны. Гаяз Исхакый, Шәфи Алмас, Әхмәтвәли Мәңгәр, Искәндәр Яушев, Галимҗан Идриси кебек татар эмигрантлары күз алдында тоткан Ватан – ул Идел-Урал дәүләте. Ләкин алар – эмигрантлар, алар – ватаннарын ташлап, чит илгә качарга мәҗбүр ителгән ватанпәрвәрләр. Аларның туган җирләре генә бар. Ватаннары юк. Дөресрәге, ватаннарына кире кайтыр юл юк. Муса өчен Ватан – Совет иле. Ул шул Ватанын саклап, яклап сугышка киткән. Ә Власов һәм власовчылар өчен Ватан – ул Россия. Алар шул үз Россияләре өчен кан коялар. Власов Сталинсыз, коммунистларсыз Ватанны кире кайтаруны максат итеп куйган. Исхакый, Шәфи Алмас та шундый Ватан өчен көрәшә. Күрәсез, Ватан һәркем өчен үзенчә кадерле, үзенчә газиз. Романга шундый исем куеп, мин әсәрдә исеме телгә алынган һәр кешенең нәрсә өчен яшәвен, көрәшүен күрсәтергә, совет чорында яисә бүген кемнәрдер сатлык җаннар дип атаган кешеләрнең (бу урында роман каһарманнарының) үз гамәлләрен нинди максатларны күз алдында тотып кылуларын күрсәтергә теләдем.
И.Н.: Романда Октябрь инкыйлабыннан соң чит илгә китәргә мәҗбүр ителгән бер төркем татар эмигрантлары язмышы да калку сурәтләнгән. Ә менә татар әсирләре хезмәт иткән легионга исем биргән «Идел-Урал» дәүләтен Октябрь инкыйлабыннан соң ук төзү хыялы белән яшәгән Гаяз Исхакый легион тормышыннан читтә калган. Бу чынлап та шулай булганмы, әллә Исхакый образын романга махсус кертмәдегезме?
Р.К.: Октябрь инкыйлабы елларында милли хәрәкәттә актив катнашкан һәм татар-башкорт республикасы төзү идеясе белән канатланган Исхакый 1933 елда «Идел-Урал» дигән хезмәт язып, аны Франциядә бастырып чыгара. Легионерларга шушы китап буенча махсус дәресләр алып барылса да, Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, Германиядә ул чыгарган «Милли юл» журналы ябыла, утызынчы елларда Германиядә яшәгән Исхакый үзе Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр була.Шуңа күрә язучы үзешчәнлеген, башлыча, Германия һәм Польша территорияләрендә җәелдергән «Идел-Урал» комитеты эшләрендә катнашмый. Романда берничек тә аның хакында киңәеп язып булмый иде.
И.Н.: Әсәр шулай ук Муса Җәлилнең шәхси тормышы, моңа кадәр идеаллаштырып күрсәтелгән гаилә хәленең бөтенләй яңа күзлектән карап тасвирлануы белән дә үзенчәлекле. Сер түгел, халык арасында Муса Җәлилнең берничә хатыны, берничә баласы булган икән дигән имеш-мимешләр күптән йөри иде. Романда бу хакта язылганнар дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры килә?
Р.К.: Муса Җәлилне әүлия итеп күрсәтергә тырышу – ул совет җәмгыятенең коммунистларны идеаллаштырып күрсәтү сәясәте җимеше. Муса да кеше булган. Кешеләргә хас сыйфатлар, мәхәббәт, сөю-сөелү хисләре аны да читләтеп үтмәгән. Мәхәббәттә кемнәр генә ялгышмаган да, кемнәр генә гөнаһ кылмаган. Мусаның гаилә хәле турында минем тәфсилләп сөйләп торасым килми. Романны укыган кешеләр үзләре күрер, аңлар. Бары тик Җәлилов фамилиясен йөртүчеләр бүген бер Чулпан гына түгел дип әйтәсем килә. Мин Җәлил нәселенең кайбер вәкилләре белән элемтәдә торам, кайберләренең безнең илдән күченеп китүеннән дә хәбәрдармын. Тик бөек шәхеснең шәхси тормышында тирәнрәк казынуны үземә бурыч итеп санамадым. Минем максат, алда әйткәнемчә, башка иде.
И.Н.: Халкыбызның милли каһарманы, бөек Тукаебыз шикелле үк татар бренды булган Муса Җәлил һәм җәлилчеләр турында бу романны укучылар кызыксынып кабул итәр дип уйлыйм. Ул бигрәк тә гаиләдә балалар белән бергә уку өчен файдалы.
Ирек Нигъмәти
Фото: © Salavat Kamaletdinov
Комментарийлар