Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә яшь геологлар көч сынаша

Гаять тә мавыктыргыч, серле табышлары белән үтә дә ымсындыргыч фәннәрнең берсе инде ул геология дигәннәре. Тау токымнары, минераллар һәм рудалар дөньясын колачлавы белән кызыклы да ул. Шуңамы күп кенә...

Гаять тә мавыктыргыч, серле табышлары белән үтә дә ымсындыргыч фәннәрнең берсе инде ул геология дигәннәре. Тау токымнары, минераллар һәм рудалар дөньясын колачлавы белән кызыклы да ул. Шуңамы күп кенә яшьләребезнең күңеле геология фәненә тартыла да инде. Икенчедән, Татарстаныбызда геология фәненең үсеш тарихы шактый бай. Ни дисәң дә, нефть һәм газ чыгару төбәге шул без. Аннан килеп,  бездә геологиягә фән буларак XIX гасыр урталарындә нигез салынган. Казан университетында геологиянең палеогеография, литология, геохимия, минералогия һәм минераллар физикасы, нефть һәм газ геологиясе, инженерлык геологиясе һәм гидрогеология, геофизика һәм палеомагнитизм, геотермия кебек мөстәкыйль бүлекләре булдырыла. Николай Головкинский, Александр Штукенберг, Михаил Ноинский, Алексей Нечаев, Евгения Тихвинская, Билал Йосыпов кебек геология фәне үсешенә зур өлеш керткән галимнәребез белән дә бик тә урынлы горурланабыз. Үзебездә үк геологиянең фәнни юнәлешләрен һәм ысулларын булдыру белән шөгыльләнүче ТатНИПИнефть, ЦНИИгеолнеруд, Татнефтегеофизика, Татарстан геология-разведка идарәсе кебек дистәгә якын  оешма гына бар. Казан геология фәнни мәктәбе үзе генә дә ни тора!
Шундый искитмәле һәм үзенчәлекле геология фәне бүгенге заман яшьләрен ничек кызыксындырмасын, ди, инде?! Кызыксындыра, әлбәттә! Әлмәттәге «Татнефть» акционерлык җәмгытенә караган «Кояшлы» балалар савыктыру лагере базасында бу көннәрдә үтә торган яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасы – шуның ачык мисалы. Аның эшендә, Татарстанның 286 яшь геологын берләштергән 31 командасы белән бергә, Пермь краеның Кунгур шәһәре, Кырым Республикасы, Беларусь, Казахстан һәм Үзбәкстанның яшь геологлары да катнаша.
Әлеге үзенчәлекле олимпиаданы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте, КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институты оештырды.  
Яшь геологлар үзләрен 12 конкурс сынауларында сынап караячак. Алар арасында геологик маршрут, гидрология, шлих сынавы, радиометрия, магнитометрия, куркынычсызлык техникасы нигезләре, кыр стоянкасын оештыру һ.б. ярышлар бар.
Бу олимпиадада катнашучыларның күбесе киләчәктә үз язмышын геология белән бәйләргә ниятләп тора. Кыскасы, мондый олимпиада алар өчен олы тормышка үзенчәлекле трамплин ролен үти. Моңарчы үткәрелгән кыр геологик олимпиадаларында катнашкан 300 дән артык егет һәм кыз язмышын геология өлкәсенә багышлаган, ә җидесе командалар җитәкчеләре сыйфатында геология олимпиадасына әйләнеп кайткан инде. Шунысын да әйтик: геология  олимпиадасының бөтен волонтёрлык корпусы геология юнәлешендәге югары уку йортлары студентларыннан тора.
Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Миңнеханов, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов катнашты һәм чыгыш ясадылар. Шунысын да искәртик: яшь геологларның ачык кыр олимпиадасының Бөтенроссия дәрәҗәсендәгесе киләсе елга нәкъ менә Татарстанда – Әлмәт җирлегендә үтәчәк. Быелгысы шуңа әзерлек сыйфатында – репетиция сыман булачак. 

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ