Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада Шиһабетдин Мәрҗани укулары

Бөек галим, тарихчы, фәлсәфәче, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан, Арча районының Ташкичү төп мәктәбендә бүген Сферум платформасы аша IV районара Шиһабетдин Мәрҗани укулары оештырылды.

Анда Арча районы  мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина, Казан шәһәре, Әтнә, Арча, Биектау, Кукмара, Теләче, Балтач, Зәй районнары укучылары һәм укытучылары катнашты. Барлыгы 7 районнан 145 фәнни һәм иҗади  эшләр килде. Жюри тарафыннан эшләр тикшерелде. Иң яхшы дип табылган  эчтәлекле, темага туры килгән бай материал тупланган 119 эш икенче турга узды. Җиңүчеләр район мәгариф идарәсе дипломнары белән бүләкләнде.

Әлеге чарада Ш.Мәрҗанинең татар дөньясына керткән хезмәтен, туган телебезне үстерүгә керткән өлешенә бәя бирделәр. Укуда катнашучылар Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнү, барлау, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү эше дәвамлы булыр дип ышандырдылар.

Материал, фото: Алсу ӘХМӘДУЛЛИНА, Арча районы Ташкичү төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ