Бала хокуклары буенча кайнар элемтә
1–10 ноябрь көннәрендә Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле өлкәннәр һәм балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен оештырыла.
Республиканың Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына һәр теләгән кеше үз тәкъдимнәрен җибәрә ала. Бу хакта министрлыкның рәсми сайты хәбәр итә.
Кайнар элемтә телефоны: 8 (843) 557-20-49. Эш режимы: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00–18:00, җомга көнне 9:00–16:45. Тәнәфес – 12:00–12:45.
Мөрәҗәгатьләр һәм тәкъдимнәр өчен электрон адрес: Adelya.Gallyamova@tatar.ru (тәүлек буе).
Фото «Татар-информ»нан
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Җәй көне Казанның 57 нче мәктәбенә капиталь ремонт ясалды
Быел җәй көне Казанның Киров районы Залесный бистәсендәге 57 нче мәктәпкә капиталь ремонт ясалган дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.
Бина 1966 елда төзелгән, шул вакыттан бирле яңартылмаган. Җәен уку йортында фасад, коммуналь челтәрләр һәм җылылык системасы тулысынча төзекләндерелгән. Шулай ук холл, гардероб, спорт залы, чишенү-киенү бүлмәләре һәм актлар залы яңартылган.
Ә кечкенә сыйныфлар өчен яңа такталар, парталар һәм урындыклар урнаштырылган. Моннан тыш, мәктәпкә информатика, хезмәт, химия һәм физика дәресләре өчен заманча җиһазлар сатып алганнар, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
Казан Мэриясе матбугат хезмәте фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар