Логотип Магариф уку
Цитата:

«Йорт-мәктәп-йорт» маршрутлары игътибар таләп итә

Миңнеханов «йорт-мәктәп-йорт» маршрутларының иминлегенә игътибар итәргә чакырды.

Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрен хәл итү мөһим. Һәм аеруча «өй-мәктәп-өй» маршрутларының куркынычсызлыгына игътибар итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.

«Аварияләр була торган юл участокларына игътибар итәргә, проблемалы нокталарны ачыкларга кирәк. Беренче чиратта торак пунктларда юлларны яктыртуга, тротуарларны төзекләндерүгә, юл янында урнашкан социаль объектларга игътибар итәргә кирәк», – диде республика җитәкчесе.

Узган ел Татарстанда барлык төр юл эшләренә 248 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән иде. «Бу акчага бик күп эшләр башкарылды. Бу бөтенләй башка юл шартлары, башка стандарт. Безнең республика өчен бу моңарчы күрелмәгән ел булды», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Хәзерге вакытта Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен М7 трассасыннан 81 км озынлыкта урап узу юлы төзелеше дәвам итә. Моннан тыш, бу автомобиль юлының Чаллыдан Башкортстан чигенә кадәрге участогы реконструкцияләнә.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ