Логотип Магариф уку
Цитата:

Котлыйбыз!

Хөрмәтле хезмәттәшебез Расиха Габделбәр кызы! Сезне ихлас күңелдән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз!

Сез – гади журналист кына түгел, фотожурналист, сүз остасы, актер, рәссам, оста оештыручы. Мәктәп елларында олы сәхнәләрдә ясаган чыгышларыгызны, спектакльләрдә уйнаган рольләрегезне якташларыгыз әле дә булса хәтерли. Ул студент елларында һәр кызыклы чараның үзәгендә Сез булыр идегез. Актерлык юлыннан киткән булсагыз, халкыбызның танылган артисты булыр идегез, мөгаен. Әмма Сез  бөтенесен дә колачлаган журналист һөнәрен сайлаган һәм бөтен җаныгызны шуңа багышлаган шәхес. Студент чагында гади хәбәрче булсагыз, хәзер район, шәһәр, республиканың бай тарихлы басмаларында эшләп танылу алган, соңгы елларда «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналларында җаваплы вазифалар башкарган һәм төрле темаларга язучы, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре исеменә ия каләм остасы. Татарстан журналистлары һәм Рәссамнар берлеге әгъзасы буларак, бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә үз осталыгыгызны  күрсәтә белүегез, халкыбызның бай мирасын баетуга үз өлешегезне кертүегез – зур фидакярлек үрнәге. Татлы җимешләрегез – кызларыгыз да, Сезнең эздән китеп, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне дөньяга танытуда, мәдәниятебезне үстерүдә үз өлешләрен кертә. Әни буларак та, Сез – Ана исемен горур йөртерлек, балаларга дөрес тәрбия биргән  күркәм әни.

Шушы истәлекле гомер бәйрәмегездә теләкләрнең ниндиен генә теләсәк тә, рәхмәт сүзләребезнең ниндиен генә әйтсәк тә аз булыр кебек. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән, балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп, үткән тормышка карап, шатланып, иҗат дәртен һич тә сүндермичә, гомер юлыгызны бөтен гаилә булып дәвам итегез. Картаюны һич тә сизмичә, шулай көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз.

Сезне хөрмәт итеп «Мәгариф», Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1000 сумлык купюраның символы нәрсә булырга мөмкин?

Россия банкы 1000 сум номиналлы банкнотның кире ягындагы символ өчен онлайн тавыш бирүне башлап җибәрде. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

1000 сумлык купюраның символы нәрсә булырга мөмкин?

Сайлап алуга Идел буе төбәкләренең 25 объекты тәкъдим ителгән, шул исәптән  КФУның төп бинасы, Игенчеләр сарае һәм «Казан» гаилә үзәге.

Иң күп тавыш җыйган символлар банкнотның күп планлы композициясен эшләгәндә кулланылачак. 

1000 сумлык купюраның уң ягында Түбән Новгородның элеккеге сурәте калачак.

Һәр катнашучы 12 декабрьдә 12:00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты буенча) бер объект өчен генә тавыш бирә ала. 

Фото: Денис Гордийко

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ